Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фронттан кайткан дәфтәр

Кулыма сиксән елга якын элек язылган истәлек дәфтәре килеп кергәч, ничек дулкынланганымны белсәгез иде! Кәчимир авылында гомер иткән әнисе Суфия апа Җаббаровадан калган бу кадерле ядкарьне Люция ханым Шәрәфиева алып килде. Битләре саргайган, таушалган, урыны белән ертылган, кырыйлары җеп белән тегелгән бу дәфтәр - ерак үткәннәр авазы. 1938 елда, дуслык,...

Кулыма сиксән елга якын элек язылган истәлек дәфтәре килеп кергәч, ничек дулкынланганымны белсәгез иде! Кәчимир авылында гомер иткән әнисе Суфия апа Җаббаровадан калган бу кадерле ядкарьне Люция ханым Шәрәфиева алып килде. Битләре саргайган, таушалган, урыны белән ертылган, кырыйлары җеп белән тегелгән бу дәфтәр - ерак үткәннәр авазы. 1938 елда, дуслык, мәхәббәт, сагыну турындагы шигырьләр, эчкерсез теләкләр белән башланып киткән ул. Кыз үзе дә, дуслары да истәлеккә дип язганнар бу шигъри юлларны. Суфия апага ул чакта 18 яшь булган. Яшьлекнең иң матур, чәчәк аткан бу мәлендә кем генә якты хисләр утында янмаган! Тормыш авыр булуга карамастан, әбиләребез чын күңелдән сөя белгәннәр. Их, сугыш башланмаган булса!

Яуга киткән 18 яшьлек энесе артыннан Суфия апа үзе дә хәрби хезмәткә чакырылган.

Бик күп җырлар чыгардык без,

Постта торган чагында,

дип язган "Сагыну" дигән шигырендә. Димәк, бу дәфтәр сугыш барган җирләрдән үк әйләнеп кайткан, үзенә бомбалар, снарядлар шартлаган тавышларны сеңдергән!

Суфия апаның язмышында шул чор кешеләренең язмышы чагыла. Авыл һәм Манзарас мәктәбендә укып, аннары Кукмара 1нче мәктәбенә йөреп, 7 сыйныф тәмамлаганнан соң, кыз Әгерҗедә ике еллык хисапчылар курсында белем ала. Шул белгечлеге буенча туган колхозында (ул чакта колхоз "Кызыл көч" дип атала) өч ел буе хезмәт куя. Шуннан соң Чуллы авылына эшкә күчеп, бер ай да эшләп өлгерә алмый: армиягә чакыру килә. 1943 елның июле була бу. Сугышларга китәрмен дип уйламадым, көтмәдем, дигән ул бер шигырендә. Китү мизгелләре бигрәк авыр булган.

Казаннардан чыгып киттек,

Саф-саф булып тезелеп.

Шул вакытта мин еладым,

Үзәкләрем өзелеп,

дип язган ул дәфтәренә.

НКВДның (Эчке эшләрнең халык комиссариаты) аерым батальонында укчы булып хезмәт итәргә туры килә кызга. Муром шәһәрендә күперләрне, миналар ясый торган заводны саклауда катнаштым, дип сөйли торган булган. Сүз, күрәсең, сугыш чорында хәрби кораллар җитештерүгә күчкән тепловозлар төзү заводы турында баргандыр. Менә ниләр язган ул шигырендә:

Постта торам, кулыма мылтык тотып,

Тагын алга атлыймын.

Шулай итеп, кара урман уртасында

Хәрби дәүләт милкен саклыймын.

Чәнечкеле тимер чыбык белән

Әйләндергән тирә-ягыбыз.

Өстә - шинель, кулда - мылтык,

Адымнарны һаман саныйбыз.

Тирә-якта каты сугыш бара,

Ә мин торам постта һаман да.

Күңел курка, йөрәк елый,

Күзләремнән кайнар яшь тама.

"Моңлану" дип исемләнгән шигыре кызның әрнүләрен бигрәк тә тирән чагылдыра:

Сагынып көтәр мине, яфрак ярыр

Бакча артында үскән тал-тирәк.

Сагынам сезне, сагынам Кәчимирне,

Мин еламый калган көн сирәк.

Әнә шулай күз яшьләре аша дошманга каршы торып, күпме кызлар Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткәннәр. Суфия апага туган авылына 1945 елның 30 ноябрендә генә әйләнеп кайтырга насыйп булган. Бу хакта да шигыре бар:

Салып аттым армия киемнәрен,

Битем юып, чәчем тарадым.

Үз киемемне кигәч, шатлыгымнан

Зур көзгегә барып карадым,

дип сөенечен кәгазь битләренә төшергән.

Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен Суфия апа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Фронт юлларын сапер-разведчик булып үткән, Кызыл Йолдыз ордены һәм "Сугышчан батырлыгы өчен"медале белән 1946 елның маенда гына кайтып килгән авылдашы Гали абый белән кавышып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Тыныч тормыштагы шушы батырлыгы өчен Суфия апага II Дәрәҗә "Ана даны" медале тапшырылган. Эше дә җаваплы булган аның: "Уполминзаг", МТС оешмаларында, аннары күмәк хуҗалыкта бухгалтер хезмәтен башкарган. Хөрмәткә лаек тормыш юлы үтеп, якты дөньядан киткәненә инде биш ел икән. Әмма балалары, оныклары (арада хәрби эшне сайлаганнары байтак) якташлары хәтерендә ул исән. Шигырь юлларына салынган сагышлы һәм шатлыклы уй-кичерешләре, яшьлегенең саф хисләре дә яшәвен дәвам итә.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk