Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Февраль аенда Кукмарада исерек килеш машина йөрткән сигез шофер тоткарланган

Транспортның күплеге буенча бистәбезне олы шәһәрләрдән һич аерырлык түгел. Бу, әлбәттә, район халкының мул, җитеш тормышта яшәвен күрсәтүче бер билге. Әмма шул ук вакытта Кукмарада юл фаҗигаләренең артуы борчу тудыра. Февраль аенда гына да районда 83 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган сигез кеше тоткарланган. "Исереккә...

Транспортның күплеге буенча бистәбезне олы шәһәрләрдән һич аерырлык түгел. Бу, әлбәттә, район халкының мул, җитеш тормышта яшәвен күрсәтүче бер билге. Әмма шул ук вакытта Кукмарада юл фаҗигаләренең артуы борчу тудыра. Февраль аенда гына да районда 83 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган сигез кеше тоткарланган. "Исереккә ау" операциясе кысаларында махсус рейдлар уздырылып, исерек шоферларны ачыклау юнәлешендә эш алга таба да дәвам итәчәк.

"Исереккә ау" операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Олег Назаров белән берлектә уздырылган рейд вакытында дөм исерек шофер белән очрашырга туры килде. ВАЗ-2110 автомобиле белән хәрәкәт иткән Иске Пенәгәр авылында яшәүче 58 яшьлек ир-ат, бистәбезнең "Эссен" кибете каршында юл читенә чыгып, кар көртен "сөзмәкче" булган. Күзенә ак-кара күренмәүче ир кибет янына кадәр ничек килеп җиткәндер, белмим. Аякларында көч-хәл белән басып торучы абызый ярый әле бер гөнахсыз кешеләрне бәрдереп, гомерлек үкенеч ясамаган. Үзен аклау өчен нидер әйтү түгел, бернәрсә хәтерләми, "күп эчтем" дип тәкрарлаудан башканы белми ул. Район үзәк дәваханәсендә ир кешенең организмында 1.16 промиль спиртлы эчемлек булуы ачыкланды. Беркетмә төзелеп, тиешле документлар әзерләнгәннән соң, аның материаллары җәмәгать судьясы хөкеменә җибәрелде, машинасы исә штрафлар тукталышына куелды.

Рейд барышында инспекторлар тарафыннан егермегә якын автомобиль туктатылып, шоферларның исерткеч эчемлек куллану-кулланмавы махсус прибор ярдәмендә тикшерелде, ике кеше иминлек каешы куймаганга, ә берсе "Сәфәр" кибете каршында юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штрафка тартылды.

-Руль артына утырганыма 30 елдан артык. Гомер буе юлда инде мин. Юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим үтим, бер тапкыр да штраф түләгәнем юк, - ди Кукмарадан Азат Хисамиев. - Исерек хәлдә машина йөртүчеләрнең исем-фамилияләре, фотолары белән газетага биреп барылса, бәлки, алар азрак халыктан оялырлар иде. Аннары салмыш шоферларн транспорт йөртү таныклыгыннан 1,5-3 елга гына түгел, ә Германиядәге шикелле гомерлеккә мәхрүм итәргә кирәк.

-Исерек килеш транспортка утыруны күз алдына да китерә алмыйм, - ди Илгиз Галимуллин. - Юлда бит син берүзең генә түгел, җәяүлеләр, башка транспорт йөртүчеләр дә бар. Кукмарада исә автомобиль хәрәкәте аеруча "җанлы". Юллар тар, әле яңа гына рульгә утырган шоферлар да бик күп. Шуның өчен тәҗрибәле шоферларның һәр ситуациягә әзер булуы сорала.

Район үзәк дәваханәсе янында, кибет каршына, инвалидлар өчен билгеләнгән тукталышта куелган автомобильләрне дә фотога төшереп алдык.

-"Тукталыш тыела" дигән билгене күбесе бөтенләй күрми, - ди ЮХИДИ инспекторы Салават Баймиев. - Автомобильләрне кую өчен юлның икенче ягында махсус тукталыш бар. Җәяүлеләр юлыннан биш метр, автобус тукталышыннан 15 метр арада транспорт калдырып китү закон нигезендә тыела. Моның өчен 1,5 мең сум штраф каралган. Әгәр транспортның шоферы булмаса, автомобильне эвакуатор ярдәмендә алып китәргә туры килә.

Шулай ук штрафларын түләми йөрүче егет белән дә очраштык. Артемга узган елның 8 декабрендә транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш машина руле артына утырганы өчен беркетмә төзелгән булган, 15 мең сум штраф билгеләнгән. Әмма бүгенге көнә кадәр әлеге сумма түләнелмәгәнлектән, Артемга кабат беркетмә төзелде һәм аның материаллары судка җибәрелде.

-Минем эш урыным Мәскәүдә. Хезмәт хакы алу белән түлим, - дип ышандырды ул.

ЮХИДИнең административ закончалыкны башкару буенча инспекторы Олег Назаров:

-Районда ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөрүчеләрнең саны 52гә җитте. Кукмара яшәүче Алексей исемле ир-егетнең - 38 мең 300, Кара Елга авылы кешесенең 31 мең 600, калганнарның 30 мең 500, 30ар мең сум әҗәтләре бар. Административ җаваплылыкка тартылмас һәм эш судка кадәр барып җитмәсен өчен штрафларны үзвакытында түләргә кирәк.

фото: http://centr.img3.img.w.radioadam.ru/index.php?do=cat&category=allcategory&day=22-10-12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X