Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Файдалы һәм туклыклы икмәк

Борай ярмасы салып пешерелгән бәлеш ашарга туры килде бервакыт. Карап торышка бүрттерелгән бодайдан бер ким җире юк үзенең, әмма ашый башлагач, һич туктыйм димә.

-Туклыклы гына түгел, файдалы да әле ул борай. Ә менә ипиенең тәмлелеген күрсәң - исең китәр. Без кечкенә вакытта өйдә пешерелә, хуш исе әллә кайларга тарала торган ипи тәме килә аннан. Алып кара, үзең дә ышанырсың, - дигәннәр иде шул вакытта.
Әлеге сөйләшүдән соң атна-айлар узса да, борай ипиен һич туры китерә алмадым - районыбызның "Агрохимсервис" предприятиесендә урнашкан "Партнер" ширкәте пешергән икмәкнең тәмен белгәннәр тиз алып бетерәләр икән аны.
-Ярма һәм токмачлардан тыш поселок кибетләренә көн саен 300ләп ипи пешереп таратыла. Халык бик теләп ала. Соңгы вакытларда борай икмәгенә сорау шактый зур, шуның өчен пешерү күләмен тагын да арттырырга уйлыйбыз. Продуктларның барысы да махсус төргәкләрдә халыкара штрих-кодлар белән сатуга чыга, - ди ширкәт җитәкчесе Марс Надеев.
Ә менә борай ярмасы нинди файдалы үзлекләргә ия икән? Борайның составында крахмал һәм углеводлардан тыш, үсемлек майлары, В1, В2, В6, С, Е һәм РР витаминнары, минераллардан калий, кальций, магний, фосфор бар. Шулай ук борай продуктлары тимер, марганец, бакыр кебек кеше организмына кирәк булган микроэлементлар җыелмасының җитәрлек дәрәҗәдә күп булуы белән бодай продуктларыннан аерылып тора. Көнгә 150-200 грамм борай ипие ашап та, югарыдагы микроэлементлар кеше организмы өчен җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерелә. Аксым күләме дә башка культуралар белән чагыштырганда 27-37 процентка күбрәк, ә җилемсә (клейковина) аксымында 18 аминокислота булуын ассызыклый белгечләр. Борай ярмасыннан әзерләнгән һәр ризык җиңел эшкәртелә, даими кулланган очракта иммун системасын ныгыта. Борай продуктлары аллергия, шикәр диабеты белән газап чигүчеләргә дә тәкъдим ителә.
Түбән калорияле, туклыклы матдәләргә бай, экологик яктан чиста булган борай продуктлары белән туклану - сәламәтлеккә иң туры юл була түгелме соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X