Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эстониядән кунаклар килде (+фото)

Күптән түгел Эстониядән килгән иҗат төркеме мариларның "Кна вел" ансамблендә кунакта булдылар. Аларның бирегә килү максатлары - районыбызда яшәүче мариларның гореф-гадәтләре турында документаль фильм төшерү иде. Студентлар этнографик материаллар җыю буенча зур эш башкардылар, алар фин-угор халкы турында семинар хезмәтендә чагылыш табачак. Эстониялеләр районның концерт бригадасы составында Шәмәрдәндә дә булып,...

Күптән түгел Эстониядән килгән иҗат төркеме мариларның "Кна вел" ансамблендә кунакта булдылар. Аларның бирегә килү максатлары - районыбызда яшәүче мариларның гореф-гадәтләре турында документаль фильм төшерү иде. Студентлар этнографик материаллар җыю буенча зур эш башкардылар, алар фин-угор халкы турында семинар хезмәтендә чагылыш табачак. Эстониялеләр районның концерт бригадасы составында Шәмәрдәндә дә булып, эстонча җыр башкардылар. Поч.Кучук мәктәбе музеенда экспонатлар белән таныштылар. Киез итек-киез комбинатында, район музеенда, металл савыт-сабалар заводында күргәннәреннән дә зур тәэсирләр алдылар. Иске Кня авылында кичке уеннар да кунаклар күңеленә хуш килде. Әлеге җирлектә төшерелгән сюжетлар кергән фильмның презентациясе киләсе елга Таллин шәһәрендә узачак. Ул мари, рус, эстон, инглиз һәм француз телләрендә яңгыраячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk