Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшлим дигән колына – чыгарып куяр юлына

16 гыйнварда авыл җирлекләре башлыклары, җирләре булган фермерлар катнашында Пчеловод һәм Олыяз авылларында семинар-киңәшмә үткәрелде.

Фермер Роберт Димитриев 40 баш савым сыерына торак төзеткән, яшь бозаулар өчен бина булдырган. Ә Олыяздан Галиевлар гаиләсе 50 баш мөгезле эре терлек сыешлы абзар төзеп, күпләп мал асрый башлаган. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге торакларның эчләрен карап, эш барышы белән таныштылар. Абзарлар эче җылы, коры. Фермерлар беренче чиратта Федераль программаның үтәлешенә игътибар иттеләр. Күпләр әлеге программа белән кызыксына. Тик аның буенча беренче чиратта фермер 80 процент төзелеш эшен үз хисабына башкарып чыгарга тиеш. Гаилә фермасының төренә һәм терлек санына карап, Россия һәм Татарстан казнасыннан билгеле бер суммаларда кредит алырга мөмкин. Фермерлар 12, 24, 32, 50 башка кадәр терлек булдырып, үз эшләрен башлап җибәрә ала. Дәүләт әлеге сумманың яртысын субсидия рәвешендә хуҗаның үзенә кайтара.
Аш-Буҗидан Илфат Сафин да 32 баш терлек сыешлы бина төзеткән. Аның фермасын махсус барып карадым. Торак эченә керү белән биредәге чисталык үзенә җәлеп итә. Ул да әлеге программа буенча акча алган.
-Бер ай эчендә торак сафка басты. Сөт саву, тирес чыгару, суыткыч җайланмалары тиз арада кайтып урнаштырылды. 32 баш мөгезле эре терлек алдым. Ай саен кредит түлим һәм аның яртысы субсидия булып кайта, - ди фермер. -Аерым торакта яшь бозаулар асрала. Ике савымчы эшли. Аларның һәрберсенә 7,5 мең сум хезмәт хакы түлим. Киләчәктә мал башын арттырырга исәп.
Киңәшмә барышында Купка авылы фермеры Илфат Гыйльметдинов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:
-Әлеге программа буенча эшне җәелдереп җибәрергә исәп күптәннән бар иде. Аның өчен район ярдәме дә кирәк. 32 баш савым сыерына торак төзүне һәм 200 баш тавык алып, аны хәзер төзегән абзарга урнаштыруны планлаштырам.
Бүгенге көндә Илфат Хафиз улының абзарында өч ат, алты баш мөгезле эре терлек бар. Авыл җанлы әлеге ир-атның планнары зурдан.
18-19 гыйнвар көннәрендә районыбызның дистәләгән фермерлары Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән киңәшмәләрдә дә катнашып кайттылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин:
-"2012-2014 елларда Татарстанда гаилә терлекчелек фермалары үсеше" федераль программасы нигезендә терлек тораклары төзергә теләүчеләр саны шактый. Районда мөгезле эре терлекләр үрчетеп, сарыклар санын арттырып, умартачылык эшләрен җәелдереп җибәрүчеләр саны арта бара. Моның өчен әлеге программага ныклап тотыну гына кирәк. Шул ук вакытта "2012-2014 елларда Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы да старт алды, - диде.
"Эшлим дигән колына - чыгарып куяр юлына", - дигән әйтем нәкъ шушы программа буенча фермерлык эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә туры килә кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk