Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш

Бу мәсьәләдә күп еллар тупланган кешелек тәҗрибәсе бар. Кайда гына эшләсәгез дә, ул кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Шул чакта хезмәттәшләрегез арасында үзегезне иркен һәм рәхәт хис итәрсез, эшегез дә үрләр, алга таба үсәргә дә юллар ачылыр. Менә ул кагыйдәләр: Эш урынында башкалардан калып озак утырмагыз. Җитәкче кушса яки көтелмәгән очрак...

Бу мәсьәләдә күп еллар тупланган кешелек тәҗрибәсе бар. Кайда гына эшләсәгез дә, ул кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Шул чакта хезмәттәшләрегез арасында үзегезне иркен һәм рәхәт хис итәрсез, эшегез дә үрләр, алга таба үсәргә дә юллар ачылыр.

Менә ул кагыйдәләр:

Эш урынында башкалардан калып озак утырмагыз. Җитәкче кушса яки көтелмәгән очрак туса гына калып эшләргә кирәк. Әгәр көн саен башкалардан калып эшләү гадәткә керсә, хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез дә моны җитешсезлек дип кабул итәргә мөмкин: димәк, кеше вакытында эшегезне төгәлләү кулыгыздан килми...

Тәнкыйтьне дөрес кабул итәргә өйрәнегез. Үпкәләп, үзара мөнәсәбәтләрне ачыклап вакытыгызны әрәм итмәгез, кимчелекләрегезне төзәтергә тырышыгыз.

Үзегез эшләгән фирманың, предприятиенең яхшы атын күтәрергә омтылыгыз. Үзара "гаилә эчендә" тәнкыйтьләргә ярый, ләкин "чүпне" урамга чыгару ярый торган эш түгел.

Үз гаебегезне башка кешегә аудармагыз, ялагайланмагыз, әләкче һәм гайбәтче булмагыз. Бу сыйфатларыгыз сезгә карата тискәре фикерләр тудырыр. Башкаларны ихтирам итү, ярдәм итәргә омтылу, кешене тикшермәү, үз эшеңне төгәл һәм вакытында үтәү, киресенчә, сезгә карата ихтирам тудырыр, бу исә хезмәт урынында югарырак, баскычка менү өчен нигез булыр.

Хаталансагыз, хилаф эш эшләп ташласагыз, тиз генә бу турыда җитәкчегезгә җиткерегез, гафу үтенегез. Хатаны төзәтү буенча тәкъдимегезне әйтегез.

Әгәр берәүгә үзегезгә эшләгән эшкә керергә рекомендация бирәсегез килсә, җитди уйлап эшләгез: соңыннан үзегезгә үк (юньсез кешене тәкъдим иткәнегез өчен) кызарырга туры килмәсен.

Хезмәттәшләрегездән кем күпме эш хакы алганын сорашу - яхшы түгел. Үз эш хакыгыз турында җитәкчегез белән сөйләшү зарур.

Эш буенча сезгә гозер белән килүчеләр белән эшләгәндә теләсә нинди чиста булмаган мөнәсәбәтләр (ришвәт алу, вак-төяк хезмәт күрсәтү һ.б.) сезнең яхшы атыгызга кире йогынты ясар. Үзегезгә генә түгел, фирмагыз исеменә дә юылмаслык тап төшәр.

Эшләгән урыныгызда берәр баскычка күтәрелгәч, кәпрәймәгез һәм тынычланмагыз. Йөкләнгән эшне башкарырга лаек икәнлегегезне, тагын да үсәргә мөмкинлегегез барын даими раслап торырга туры киләчәк.

Хәзер күпчелек фирмалар, предприятиеләр, оешмаларда "коммерция сере" дигән нәрсә барлыкка килә. Базар икътисады, көндәшлек шартларында бу аеруча әһәмиятле. Шуңа күрә үзегез эшләгән җирдәге серне, аерым вакыйгаларны башкаларга чишүдән сак булыгыз. "Сүзең көмеш булса да, дәшмәвең алтын" - иң яхшы кагыйдә.

фото: http://zdorovo.uz/person/job/91-v-novom-ofise-pamyatka-novichkam.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk