Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Эш эшләнсә – күңелем тыныч”

Күз ачкысыз җил-бураннарын ияртеп килде быелгы кышның декабре. Көн-төн ишелеп яуган кар юлларга зур-зур көртләр өйде. Үз йортлары белән яшәгән кешеләргә, һәр иртәне көрәк тотып, йорт-җир тирәсендәге карны көрәүдән башларга туры килде.


Ә инде Кукмараның "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләренә икеләтә-өчләтә авыр булгандыр: поселок урамнарыннан кар өемнәрен чыгару өчен алар, йокы һәм ял күрмичә, көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Төнге икеләрдән алар инде аяк өстендә булдылар. Шулай итеп, без әле җылы юрганнар астында изрәп ятканда аларга инде буран нәтиҗәләре белән көрәшергә туры килә.
-Ун берәмлек техникабыз бар: ике МТЗ тракторы, ике КДН машинасы, ике төягеч, ике грейдер һәм ике КамАЗ йөк автомобиле. Аларның барысын тулы куәтләренә эшләтергә тырышабыз. Юлларны кар төягечләр артыннан грейдерлар чистартып, киңәйтеп бара, - ди оешманың өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова. - Урам җыештыручылар үзләренә беркетелгән участокларны кардан арындырганнан соң, иртәнге сәгать бишләрдә бригадага ярдәмгә килеп, тротуарларны, юл читләрен көрәкләр белән чистартучы эшчеләргә кушылалар.
Әйтергә генә ансат: кыш башыннан поселок урамнарыннан ике мең тонна кар чыгарылган. Бу эштә Г.Шәрәфиева, И.Әдиятова, В.Анисимова, Г.Куликова, А.Зәйнуллин, Ф.Гафуров аеруча зур тырышлык куйганнар.
Билгеле, хезмәт нәтиҗәсе оешма җитәкчесенең оештыру сәләтенә бәйле. Рафисә ханым Фирдәил Шәриповның эш өчен янып-көеп йөрүен, гаять тынгысыз йөрәкле булуын әйтеп уза:
- Ул инде бездән дә алда урамнарны әйләнеп чыгып, техниканы һәм хезмәткәрләрне беренче чиратта кайда җибәрергә кирәклекне хәбәр итә. Иң мөһиме: хезмәт кешесенең кадерен белә,-ди.
Аңлашыла ки, нинди генә көч куйсаң да, поселокның 129 урамыннан карны берьюлы чыгарып бетерү мөмкин түгел. Бер урамда эшне төгәлләмичә, икенчесенә күчүне дә күз алдына китереп булмый. Әмма моның белән килешмичә, "Чиста шәһәр" коллективына шелтә-үпкә белдереп шалтыратучылар хәтсез, ди. Ямьсез, кимсетүле сүзләр әйтүдән дә тайчанмаучылар бар икән. Бу сүзләрне иртәнге җиденче яртыга эшкә килүче баш хисапчы Н.Шәйхетдинова белән хисапчы Ф.Мөлековага үтә сабырлык белән тыңлап, җавап биреп торасы була.
Өлкән мастер Рафисә Хаҗиәхмәтова белән әңгәмәбез вакытында да аның кесә телефоны тынып тормады. Әмма никадәр авыр, җаваплы булса да, сөя ул хезмәтен. Коммуналь хуҗалык системасында эшләвенә дә 12нче елы киткән. Тормыш иптәше Фиргать тә шушы оешмада хезмәт куя, нинди эшкә алынса да булдыра. Тату, күркәм гаиләдә өч кыз үстерәләр.
-Иртән-иртүк торып, саф һавада эшләргә яратам, йокымны һич кызганмыйм. Урамнар ялт итеп торса, күңелем тыныч, кешеләр алдында йөзем якты. Ә инде эш көтсә, күземә йокы керми. Без чистартып киткәннән соң юлга кайбер кешеләрнең үз хуҗалыкларыннан кар чыгарып өюләренә дә күңелем әрни, безнең хезмәтне юкка чыгаралар бит алар, - ди Рафисә Хаҗи кызы. Оешманың барлык хезмәт-кәрләренә исә исәнлек-саулык, бергә-бергә чөкердәшеп эшләргә насыйп булуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk