Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җен-пәриләр бар, диләр...

Шулай бервакыт, дуслар белән җыелышкач, инде башка "чәйнәр" нәрсә калмагач, илаһи көчләр, җен-пәриләр турында сөйләшергә тотындык. - Безнең авылда кеше тормый торган бер иске өй бар иде. Аның тыныч түгел икәнен бөтен кеше белә. Кичен кызлар белән клубка чыккач та, шул йорт яныннан үтү сират күперен кичүгә тиң, - дип...

Шулай бервакыт, дуслар белән җыелышкач, инде башка "чәйнәр" нәрсә калмагач, илаһи көчләр, җен-пәриләр турында сөйләшергә тотындык.

- Безнең авылда кеше тормый торган бер иске өй бар иде. Аның тыныч түгел икәнен бөтен кеше белә. Кичен кызлар белән клубка чыккач та, шул йорт яныннан үтү сират күперен кичүгә тиң, - дип сөйләп китте Фәридә. - Килеп җитәргә бер йорт кала бөтен көчкә йөгерергә тотынып, аны узып бер-ике хуҗалык үткәч кенә, сулу кабып, йөгерүдән туктый идек. Ә инде үзеңә генә кайтырга туры килгәндә нинди егет озатса да риза, тик шул йортны гына исән-сау узарга кирәк. Миңа шулай төнлә үземә генә кайтырга туры килде. Инде нишләргә? Аякта да туфли бит әле, бик йөгерә дә алмассың... Ярар, мин әйтәм, теге сары капкалы өйдән йөгерә башлыйм, үзебезгә кадәр туктамыйча йөгерәм. Шулай иттем дә. "Җенле" өй яныннан җилдереп кенә киттем, инде кызу адымга күчтем. Ниндидер тавыш килгәнгә артка борылып карасам... Ялларын җилфердәтеп, ап-ак ат миңа таба ургыла. Бар көчемне җыеп, җан-фәрманга чабарга тотындым. Берәрсен ярдәмгә чакырып кычкырасы килә, ләкин тавыш чыкмый. Өйгә кайтып җитәрәк, тагын борылып карадым: ат арттарак калган. Яхшылабрак карасам, ул якынлашмый, киресенчә, ерагая шикелле тоелды миңа. Соңыннан бөтенләй юкка чыкты. Иртәгесен өйдәгеләргә сөйләдем әле. Бу нигезнең тынгысыз икәнен әбием элек-электән әйтә иде.

- Курыкканга - куш, койрыгы белән биш, диләрме әле. Шулайрак булган инде синең, Фәридә. Менә мин күргән илаһи көчне нәрсә дип тә атап булмый, - дип сүзгә кышылды Резидә. -Җәйге каникулларда әбиләргә кунакка кайттым. Өй җиһазларын урыннарыннан күчереп, "перестановка" ясаган болар. Мин йоклый торган диван башына трельяжны куйганнар. Көзге каршында йокларга ярамый дигәнне күптән белә идем, шуңадырмы, байтак боргаланып яткач кына йоклап кителгән. Җилкәмә кагылганнан уянып киттем. Башымны борсам, озын буйлы, ак киемнән киенгән ир-ат басып тора. Чәчләре дә алтынсу төстә моның, куллары урынына - канатлар, үзеннән җылылык бөркелә... Башта курыкмадым, рәхәтләнеп ята бирәм... Кинәт айнып киткәндәй булдым, як-ягыма карасам - берни юк. Котым очып, әни янына барып яттым. Тыңлаган кешегә әкият инде. Ләкин күргәнемне төгәл беләм, тик нәрсә булды ул? Фәрештәме, әллә инде йорт иясе нинди дә булса күңелсезлекне кисәтергә теләдеме?

Гөлия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X