Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон түләүләрнең уңайлы яклары бик күп

2013 елда Татарстан халкына 25,7 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу сан 2012 ел белән чагыштырганда 63 процентка күбрәк. Барлык төр түләүләрне дә өйдән чыкмыйча гына интернет челтәре аша башкару мөмкинлеге хакында күп тапкырлар сөйләүгә карамастан, район халкы әле электрон түләүләр белән артык кызыксынмый. Узган ел безнең районда бары тик 820...

2013 елда Татарстан халкына 25,7 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу сан 2012 ел белән чагыштырганда 63 процентка күбрәк.

Барлык төр түләүләрне дә өйдән чыкмыйча гына интернет челтәре аша башкару мөмкинлеге хакында күп тапкырлар сөйләүгә карамастан, район халкы әле электрон түләүләр белән артык кызыксынмый. Узган ел безнең районда бары тик 820 кеше генә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне электрон юл белән башкарган. Күрше Саба (5394 кеше) һәм Мамадыш (3821 кеше) районнары белән чагыштырганда бу, әлбәттә, бик аз. Почта бүлекчәләрендә, банкларда чират торасы, вакыт сарыф итәсе юк, түләүләр хакында онытмыйм тагын, дип тә борчылырга кирәкми, югыйсә. Кулыңда пластик картаң бар икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашыкмый гына түләүләреңне башкар. Карта ярдәмендә су, газ, ут, телефон, интернет, салымнар, ЮХИДИ штрафлары - һәммәсен дә түләп була. Әле ул гынамы - узган елның 1 ноябреннән Электрон Татарстан инфоматларында социаль ипотека буенча да түләүләр кертергә мөмкин.

Билгеле булганча, интернет челтәрендә түләүләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында - uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла. Порталда шәхси кабинет булдырып, барлык төр түләүләр турындагы мәгълүматны саклап бара, үзегезнең хисабыгызга үзгәрешләр кертә, аның белән идарә итә аласыз. Шәхси кабинет ясау өчен дә бары тик сайтта кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, җибәрелгән парольне генә куллану сорала.

Яшьләр арасында: "-Электрон түләүләргә бер ияләнгәч, бер дә чират торасы килми икән ул", - диючеләрне шактый очратырга туры килсә дә, аралаша торгач, күпчелекнең әлеге алымны кәрәзле телефоннарның балансын тулыландыру өчен генә файдалануын беләсең. Тиз һәм уңайлы, өстәвенә бер тиен дә комиссия алмый. Ә менә гомере буе Үзбәкстанда яшәп, картайган көнендә туган төбәге - Кукмарага кайтып төпләнгән, җиденче дистәне түгәрәкләп баручы Тәнзилә апа Хисамова банк картасы ярдәмендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башкаруын сөйләп шаккатырды.

-Бер авырлыгы юк икән аның. Банк картасында акчаң булса, өч-дүрт минут эчендә түлисең дә куясың. Тик шунысы бар: кулда пичәтле язу булмагач, икенче ай җитеп, квитанцияләр килгәнче борчылып көттем. Барысы да тәртиптә икәнен үз күзләрем белән күргәч кенә тынычландым, - ди ул. - Яшьләрнең белмәгәне юк хәзер - боларның барысына да күрше малае өйрәтте, аңа рәхмәт.

Әйе, "ИТ-чемпион" конкурсының "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә катнашкан укучыларның өлкәннәргә, чыннан да, ярдәмнәре зур булды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, өч этапта үткән бәйгедә республикадан барлыгы 253 мең мәктәп укучысы катнашкан. Алар 533 мең өлкән кешене Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы белән эшләргә өйрәткән. Әлеге бәйгедән районыбыз укучылары да читтә калмады. Яңа ел алдыннан Казанның "ИТ-парк"ында конкурсның соңгы этабының җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Тантанада Кукмара районыннан беренче урынга лаек булган Манзарас мәктәбе укучысы Радион Князев, икенче урын иясе - Поч.Сутер мәктәбе укучысы Айдар Гыйльманов, өченче урынны алган 1нче гимназия укучысы Лилия Вәлиуллина да катнашып кайтты.

Радион алтынчы сыйныфта укый. Әнисе белән бергәләп порталга 50 өлкән кеше теркәгәннәр.

-Туганнар, дуслар, күрше-күлән - берсе дә калмады. Иң элек һәрберсен теркәдек, шәхси кабинетлар ачтык, портал белән эшләргә өйрәттек, аннары түләп карадык. Шул рәвешле акрынлап баллар җыелды. Улыбызның беренче урынны алып, планшет белән бүләкләнүе безнең өчен зур сөенеч булды, - ди Наилә ханым.

-Бәйрәм бик күңелле узды. Безгә бүләкләр, футболка, блокнот бирделәр. Миңа бик ошады, - дип, шатлыгы белән уртаклаша Руслан.

Ә менә Айдар әле өченче сыйныфта гына укый. Аңа да баллар тупларга әнисе булышкан. Хәзер туганнарының күбесе коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне электрон юл белән генә башкаралар икән.

-ЮХИДИ штрафларын түләү аеруча уңайлы. Банкларда комиссия 25 сум бит, монда исә 15 сумга азрак, - ди Альбина Гыйльманова.

Лилия Вәлиуллина 8"Б" сыйныфында белем ала.

-Барлыгы 909 балл тупладым. Өлкәннәргә аңлату эшләре алып бару бер дә җиңел эш түгел, шулай да тырыштым, - ди ул. - Әти-әнием, апалар да хәзер интернеттан гына түли.

Таһир НӘБИЕВ, мәгълүмати-методик үзәкнең баш методисты:

-"ИТ-чемпион" бәйгесендә катнашу өчен район буенча барлыгы 4700 бала теркәлде. Күппрофильле лицейдан - 557, 4нче мәктәптән - 518, 3нче мәктәптән - 425, Зур Сәрдек гимназиясеннән - 420, Манзарас мәктәбеннән - 303 бала катнашты. Беренче этапта чемпионнар булып 4нче мәктәптән Зөһрә Минһаҗева, күппрофильле лицейдан Алисә Вафина, Байлангар мәктәбеннән Рәсүл Гарифуллиннар табылды. Икенче этап җиңүчеләре күппрофильле лицейдан Адилә Әгъләмҗанова, Байлангар мәктәбеннән Дилә Саттарова, 4нче мәктәптән Руслан Дусаковлар иде.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk