Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” фестивалендә кукмаралылар өч номинациядә республика турында катнашачак

Район Мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды. Бәйгенең әлеге этабында Әтнә, Питрәч, Теләче, Балтач, Биектау, Лаеш, Саба, Арча һәм Кукмара районының гүзәл затлары, күркәм ир-егетләре көч сынашты. Фестивальдә хатын-кызларыбыз үзләренең гаилә учагын саклаучылар гына түгел, ә һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать тормышының барлык...

Район Мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды. Бәйгенең әлеге этабында Әтнә, Питрәч, Теләче, Балтач, Биектау, Лаеш, Саба, Арча һәм Кукмара районының гүзәл затлары, күркәм ир-егетләре көч сынашты.

Фестивальдә хатын-кызларыбыз үзләренең гаилә учагын саклаучылар гына түгел, ә һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать тормышының барлык тармакларында да югары нәтиҗәләргә ирешә алуларын тагын бер кат ассызыкладылар. Бәйгенең сигез номинациясен тәкъдим итү дә юктан гына гүзәл затларга тапшырылмаган иде. Әйе, олы хөрмәткә лаеклы әни дә, галим, лидер, үз һөнәренең остасы, мәдәният хезмәткәре, көчле рухлы зат, эшкуар да алар. Сәхнәгә чыккан гүзәл затларның барысы да диярлек матур итеп җырлый, рәхәтләнеп бии. Ә инде хезмәтләрендә ирешкән уңышларын саный китсәң, хәйран каласың. Балалар тәрбияләргә дә, мөгаллимлек итәргә, фән өлкәсендә эзләнүләр алып барырга, конкурсларда катнашып җиңүләр яуларга да вакыт таба ул хатын-кыз! "Өченче яшь герое" номинациясендә чыгыш ясаган райондашыбыз, Олыяз авылы музее директоры Зөлхәбирә апа Якупованы гына алыйк. Инде сигезенче дистәне ваклавына карамастан, һаман эзләнүдә, иҗат эшендә ул. "Олыяз авылы тарихы"н, "Хәтер китабы"н төзүдә, музейны архив документлары белән даими тулыландырып торуда үзеннән зур өлеш кертә Зөлхәбирә апа.

-Музейга мәктәп укучылары да, кунаклар да бик күп килә. Сугыш чоры балалары белән дә очрашулар уздырабыз, яу кырында ятып калганнарны искә алабыз. Яшь буынга үзебездән якты эз, азмы-күпме мәгълүмат калдырасы килә, - ди ул. - Гомерем буе халык арасында кайнашсам да, яшь баргангамы, бәйгедә катнашу бераз куркыта.

"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә сәхнәгә "Зәнгәри" удмурт фольклор ансамбле җитәкчесе, Урта Комар мәдәният йорты директоры Ольга Петрова чыкты. "Зәнгәри" һәм "Инвожо" ансамбльләренең җыр-биюләренә беркем дә битараф калмады. Юкка гына ут күрше районнар: "Булдыралар, кукмаралылар", - дип мактамадылар шул...

-Ольга - чын сәнгать кешесе. Үз эшен яратып башкара, удмурт халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен барлауда, аларны халыкка җиткерүдә зур көч куя, "Гырон быдтон", "Раштуа", "Пасха" бәйрәмнәрен аеруча матур итеп үткәрә, - диелде аның турында. - "Зәнгәри" ансамбленең уңышларында да җитәкченең өлеше зур: фин-угор халыклары конкурсында - дипломант, "Яңгыравыклы тамчы" республика фестивалендә лауреат дипломы алдылар, ветераннар арасында узган "Балкыш" фестивалендә җиңү яуладылар.

Тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән Купка авылы кызы Рәдүлә Ситдикованың кул эшләренә мөкиббән китмәгән кеше юктыр. Йөрәк җылысын кушып чиккән кулъяулык, сөлге-тастымаллар, мендәр япмаларыннан нур бөркелә. Кул эшләренә кызны әнисе Миннесәлимә апа өйрәтә. Берсеннән-берсе ачык төсләрдәге тамбур җепләре белән тукымага искиткеч матур чәчкәләр, халкыбызның милли бизәкләрен төшерә, яраткан шөгыленнән үзенә ямь һәм тәм таба ул.

Рәдүлә "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә катнашты. Зур Сәрдек гимназиясе укучыларының чыгышлары инвалид арбасындагы кызны гүя илаһи биеклекләргә, тагын да югарырак үрләргә әйдәде.

Безнең олы йөрәкле, лидер ир-егетләребез дә бар. Бәйгедә катнашып, алар да үзләренең сәләт һәм мөмкинлекләрен күрсәтә алдылар. "Изге йөрәкле ир-егет" номинациясен кукмаралылар башлап җибәрде. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белән бергә сәхнәгә чыккан "Металл савыт-сабалар" заводының генераль директоры Азат Заһидуллинны зал көчле алкышларга күмде. "Кукмара" сәүдә маркасы белән Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган, 250дән артык төрдәге товар җитештерүче предприятие җитәкчесенең хәйриячелек ярдәме күрсәтүдәге өлеше санап бетергесез. Авыру балалар, мөмкинлекләре чикләнгәннәр, социаль яктан ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләр, спорт оешмалары - берсенең дә үтенечен кире какмый ул. Азат Заһидуллин районыбыз инвалидларының "Аргамак" командасының финанс яктан тәэмин итүчесе, Болгар һәм Зөянең тарихи һәйкәлләрен торгызуда актив катнашучы да әле. Халыкара, Бөтенроссия, республика конкурсларында катнашып уңышларга ирешкән Кукмара балалар сәнгать мәктәбе балалары да бу көнне үзләренең җырлары һәм шигырьләре аша Азат абыйларына рәхмәт сүзләрен ирештерә алдылар.

Шатлык өләшү - саваплы эш, дип белми әйтмиләр. Ярдәм кулы сузу өчен кирәкми бит алтын-көмеш, җитә йөрәк җылысыннан чыгарырга бик аз өлеш...

"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә Урта Комар мәдәният йорты директоры Ольга Петрова, "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә Рәдүлә Ситдикова, "Изге йөрәкле ир-егет" номинациясендә "Металл савыт-сабалар" заводының генераль директоры Азат Заһидуллин фестивальнең республика турында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk