Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәваханәдә терапия корпусының беренче катында балалар поликлиникасы ачарга ниятлиләр (+ФОТО)

Район үзәк дәваханәсендә быел зур күләмле капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. "Строй-Гарант" җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән терапия корпусының беренче катындагы ремонт эшләре инде ахырына якынлашып килә. Анда балалар поликлиникасы ачарга ниятлиләр. Киләчәктә дәваханәнең балалар тудыру бүлегендә дә капиталь ремонт эшләре башкарырга һәм хирургия корпусының тышкы өлешен вентфасад белән әйләндереп алырга...

Район үзәк дәваханәсендә быел зур күләмле капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. "Строй-Гарант" җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән терапия корпусының беренче катындагы ремонт эшләре инде ахырына якынлашып килә. Анда балалар поликлиникасы ачарга ниятлиләр. Киләчәктә дәваханәнең балалар тудыру бүлегендә дә капиталь ремонт эшләре башкарырга һәм хирургия корпусының тышкы өлешен вентфасад белән әйләндереп алырга планлаштыралар.

-Район җитәкчесенең мөрәҗәгате нигезендә район үзәк дәваханәсенә республика бюджетыннан өстәмә 27 миллион 600 мең сум акча бүлеп бирелде, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев. - Поликлиникадагы балалар консультациясе бүлеге нибары 220 квадрат метрлы урында гына иде. Районда якынча 11 меңгә якын бала булуын исәпкә алсак, бу бик кысан һәм кечкенә, билгеле. Тиздән әлеге бүлек хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрен барлык уңайлыклары тудырылган, заманча җиһазландырылган, тиешле таләпләргә туры килә торган бинада алып барачаклар.

Төзелеш мәйданчыгында да булдык. Корпуста җылылык, су һәм ут үткәрелгән, стеналар буялган, тәрәзәләр алыштырылган, кайбер бүлмәләрдә идәннәргә линолеум җәеп, түшәмнәрне генә эшләп бетерәселәре калып бара. Бүлмәләрнең һәммәсе киң, якты. Һәр табибның, шул исәптән, невролог һәм теш табибының да үз эш кабинеты булачак икән. Изолятор бүлмәсе, көндезге стационар өчен дә аерым палаталар каралган. "Уңайлы мохит" турында да онытмаганнар - бәдрәфкә инвалид арбасындагы балалар да бернинди каршылыкларсыз керә алачаклар. Иң сөендергәне: диспансерлаштыру вакытында балаларны барлык табиблар да әлеге поликлиникага үзләре килеп караячаклар.

-Кардиология бүлеге терапия корпусының дүртенче катына күчерелде. Ветераннар өчен махсус палаталар исә өченче каттагы неврология бүлегендә һәм кардиологиянең үзендә бар, - ди Равил Халиев. - Балалар поликлиникасында ремонт төгәлләнгәннән соң, төзүчеләр эшне балалар тудыру бүлегендә дәвам итәчәкләр. Капиталь төзекләндерү барышында әлеге бүлек вакытлыча хирургиянең бер өлешенә күчә. Дәваханәдә бара торган барлык ремонт эшләре дә 1 августка төгәлләнергә тиеш. Төзелеш вакытында иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булса, бик рәхмәтле булыр идек.

"Участок дәваханәләренә капиталь төзекләндерү уздыру" республика программасы кысаларында Лубян дәваханәсе дә төзекләндерелә. Моның өчен - биш миллион, җиһазландыру өчен бер миллион 134 мең сум акча күчкән. Анда дәваханәнең стена, идән-түшәмнәре, тәрәзә-ишекләре яңартылды, өстәмә бүлмәләр ясалды, җылылык һәм канализация системалары алыштырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авыл җирлекләрендә "2012-2016нчы елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү"не күз уңында тоткан программа тормышка ашырыла. Аның кысаларында Күкшел авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. ФАПта монтажлау эшләре төгәлләнде, яңа җиһазлар кайтты. Җирләр кардан арчылып, юллар бераз кипшергәннән соң, төзекләндерү эшләре ахырына җиткереләчәк.

Чарлы, Куркино, Лельвиж, Поршур, Камышлы авылларындагы фельшер-акушерлык пунктларында да капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X