Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дипломнар юкка бирелми

Сөт-май комбинаты быелгы уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана ала: Россия һәм Татарстан күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы товарлар - 2011" конкурсларыннан алар җиде Диплом алып кайтканнар.

Республика бәйгесендә биредә җитештерелгән "Крестьянское" маена, "Костромской" сырына, "Умница" сөтенә һәм катыкка югары бәя бирелсә, Мәскәүдә үткән конкурста шушы ук төр сыр, катык һәм май иң яхшы азык-төлек продуктлары исемлегенә кертелгән. Моннан тыш, россиякүләм "Алтын көз" агропромышленность күргәзмәсендә катнашу да аларга җиңү китергән: "Крестьянское" мае белән "Костромской" сыры өчен көмеш медальгә лаек булганнар.
-Мондый чараларда катнашып, җиңү яулау ул коллективның хезмәтенә олы бәһа булып тора. Чөнки конкурсантларга югары таләпләр куела. Көндәшлек тә зур: Казанда үткән бәйгедә, мәсәлән, 32 сөт-май комбинаты катнашты. Ә Мәскәү конкурсында Татарстан данын 4 комбинат яклады. Анда Россиянең һәр төбәгеннән товар җитештерүчеләр катнаша, меңләгән төр продукция тәкъдим ителә. Шулар арасында без җитештергән сыр, май, катыкның тәменә, сыйфатына өстенлек бирелгән икән, моның белән ничек горурланмыйсың, - ди комбинат директоры Зиннур Сабиров.
Ул җитәкчелек иткән соңгы 5 елда алынган Дипломнар саны инде 24кә җиткән. "Диплом"лы сөт-май продуктларын без көндәлек кибет киштәләрендә очратабыз һәм аларны яратып кулланабыз. Быел да коллектив тырышлыгы белән 9 айда 11600 тонна сөт эшкәртелгән, сату нокталарына 123 тонна сөт, 100 тонна май, 300 тоннага якын сыр һәм башка төр продуктлар озатылган. Комбинат табышлы эшли: рентабельлелек дәрәҗәсе 8,6 процент тәшкил итә. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә дә ноябрь ае өчен исәп-хисап ясалган. Хезмәт хаклары арткан, хәзер аның уртача айлык күләме 10424 сум тәшкил итә.
Коллектив 70 кешене берләштерә. Араларында озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаганнары да, коллективка яңарак кына килеп кергәннәре дә бар. Биредә хезмәт көнен иң беренчеләрдән булып сөт ташучы машиналарда эшләүче шоферлар башлап җибәрә. Иртәнге сәгать 5тән алар районның төрле агрофирмаларына юл алалар.
-Техника яңа түгел. Аларны төзек тоту, көйләп-җайлап эшләтү өчен егетләребездән зур тырышлык, осталык таләп ителә. Моңарчы сынатканнары булмады, - ди Зиннур Шәйдәүләт улы.
Быел биредә газ котельныен эшләп бетереп, файдалана башлаганнар, яңа склад төзегәннәр. Көненә 10 тонна җитештерүчәнлеккә ия сепаратор, май ясагыч, сөт чистарткыч җайланмалар, сыр формалары сатып алганнар. Димәк, бер урында таптанмыйлар. Көндәлек сөтне кабул итеп, вакытында эшкәртеп, кулланучыга яхшы сыйфатлы продукция җитештерү - коллектив үз алдына әнә шундый бурыч куеп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk