Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даими авторыбыз Мөнәвәрә Шәфигуллинага - 55 яшь

Районыбызның матур табигатьле Төркәш авылында Васига һәм Хәлим Вәлиевлар гаиләсендә сигезенче, төпчек бала булып дөньяга килә ул. Акыллы, игелекле булсын дип, кызчыкка "яктылык, нур сибүче" мәгънәсендәге Мөнәвәрә исемен кушалар, бик кадерләп, иркәләп үстерәләр. Шулай да абыйлары, апалары "чыныгу мәктәбе"ндә шактый сынадылар үзен. Вәсилә апасы белән яшь аралары якын булганлыктан, Мөнәвәрә...

Районыбызның матур табигатьле Төркәш авылында Васига һәм Хәлим Вәлиевлар гаиләсендә сигезенче, төпчек бала булып дөньяга килә ул. Акыллы, игелекле булсын дип, кызчыкка "яктылык, нур сибүче" мәгънәсендәге Мөнәвәрә исемен кушалар, бик кадерләп, иркәләп үстерәләр. Шулай да абыйлары, апалары "чыныгу мәктәбе"ндә шактый сынадылар үзен. Вәсилә апасы белән яшь аралары якын булганлыктан, Мөнәвәрә белән аеруча дус, тату булып үстеләр. Чишмәдән су алып кайту, каз бәбкәләрен саклау һәм башка эшләрдән тыш, ишле гаиләне ипиле итү йөкләнгән иде аларга. Ул елларда ике-өч авылга бер пекарня, икмәк җитми иде. Кибеттән алу өчен көне буе чират торасы, "йоклабрак" торсаң, иписез дә кайтып китәсең. Ә бу кызлар пекарняның үзенә барып, икмәк пешерүче апаларга концерт куялар: мичтән ипи чыкканчыга кадәр чиратлашып җырлыйлар. Туктатып та булмый кайчак үзләрен.

-Кызлар, җитәр инде, ипилек җырладыгыз, - дип, өлеш чыгара пешерүчеләр.

Бөтерчек кебек, "чегән арбасыннан төшеп калган" кара чутыр сеңлесен Хәбир абыйсы да яратып, башта үчекләп елата, аннары җилкәсенә утыртып, Хәтирә шомыртына алып бара иде.

Мөнәвәрә кечкенәдән үк бик үҗәт, белемгә омтылучан, үрнәк укучы булды. Пөхтәлеген, үткен сүзле, тугры иптәш була белү кебек сыйфатларын мәктәптә генә түгел, педучилищеда да, университетта укыганда юлдаш итте.

Адәм баласының кем булып эшләячәге туганчы ук тәкъдирендә языла, диләр. Мөнәвәрәгә Аллаһы Тәгалә: "Укытучы бул", -дигәндер. Бу хезмәтен ул бик яратып, һич ялыкмыйча башкара. Шуның нәтиҗәсе булып, укучылары район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә призлы урыннарны яулыйлар, шушы һөнәрне сайлыйлар.

Зур Сәрдек урта мәктәбенә эшкә килгәч, бу чибәр, шомырт кара күзле кызга күп егетләрнең күзе төшә. Әмма аның күңелен Кәримулла исемле җор телле, оста куллы егет яулап ала. Бу тату гаиләдә уллары Илшат һәм кызлары Гөлшат үсә. Аларның инде үз гаиләләре бар. Әти-әниләрен оныклар белән сөендереп яшиләр.

Мөнәвәрәнең иҗади сәләте кешеләр белән аралаша белүеннән дә киләдер. Ул шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли ки, аның хыял дөньясына бөтерелеп кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Аның белән аралашу - үзе бер сихәт. Шуңадыр туганнарының балалары кечкенә чакларында ут тирәсенә тартылган төнге күбәләкләр кебек җыелалар иде аларның өенә. Балалар, Мөнәвәрә апалары һәм Кәримулла абыйлары уйлап чыгарган сихри әкиятләрне тыңлап, атналар узганын сизми дә калалар иде.

Мөнәвәрә - олы йөрәкле, кешеләрне, туганнарын хөрмәт итеп, яратып яшәүче шәхес. Пәйгамбәребезнең (с.г.в) хәдисе бар: "Мәрхәмәт иткән мәрхәмәт күрер, сөйгән сөелер, онытмаган онытылмас". Бу хикмәтле сүзләр Мөнәвәрә Шәфигуллинага бик тә туры килә. Аның кебек киң күңелле затлар белән ямьле безнең тормышыбыз.

Сәкинә ВӘЛИЕВА

Редакциядән: Безнең даими авторыбыз Мөнәвәрә Шәфигуллинаның да, үзе әйтмешли, җимешләрне барлар чагы, язмыш агайның аңа ике бишле куяр вакыты килеп җиткән икән. Зур Сәрдек гимназиясендә 35 елга якын балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирүче мөгаллимә бүген, әнә, үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итә. Без аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге, киләчәктә дә каләменең йөгерек булуын телибез. Газета укучыларыбызны яңа язмалары белән сөендереп торуын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk