Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын мөслимә баласын чүп чиләгенә ыргытмас

Казанда Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең II Республикакүләм корылтае булып узды. Аның девизы - "Мәрхәмәтлелек һәм тынычлык сөюче хатын-кызлар", ә максаты - мөселман хатын-кызларының эшен активлаштыру, аларның хокукларын яклау, яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирүне яхшырту юлларын эзләү иде. -Дин ул - нәсыйхәт, динебезнең яртысы хатын-кызлар аша килгән. Әй, мөэминнәр, Аллаһ...

Казанда Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең II Республикакүләм корылтае булып узды. Аның девизы - "Мәрхәмәтлелек һәм тынычлык сөюче хатын-кызлар", ә максаты - мөселман хатын-кызларының эшен активлаштыру, аларның хокукларын яклау, яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирүне яхшырту юлларын эзләү иде.

-Дин ул - нәсыйхәт, динебезнең яртысы хатын-кызлар аша килгән. Әй, мөэминнәр, Аллаһ арканына нык ябышыгыз, бергә булыйк,"- диде корылтайда сәламләү сүзләре белән чыккан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. .

Мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең рәисе Наилә ханым Җиһаншина үз чыгышында тормышыбыздагы мөһим проблемаларга тукталып, хәләл ризык куллану, харамнардан тыелу кирәклеген, гаилә тәрбиясе, ялгызлык, бигрәк тә авыл җирләрендә өйләнмәгән егетләрнең күбәюе, аерылышу очракларының күрелмәгән дәрәҗәдә артуы, хатын-кызларның эчкечелеге, сабыйларын чүп савытына салу, дәваханәдә калдырып чыгу фактлары ешайганлыгын ассызыклады. Шушыларны истә тотып, мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертү, таныштыру үзәкләре булдыру, яшь гаиләләр мәктәпләре оештыру тәкъдим ителде. "Мөселман хатын-кызының дөньясы" дигән телепроект эшли башлаячагын ишетеп тә сөендек..

Корылтайда кыз балалар өчен дизайнерлар әзерләгән мәктәп формасы үрнәкләре күрсәтелде. Районыбызның Өркеш авылында җәйге лагерьлар оештыру мәсьәләсе буенча 1000 еллык мәдрәсә мөгаллимәсе Фәния ханым Җәләлиева үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Балтач районының Алан мәктәбе директоры Гүзәлия Бариеваның да әхлак дәресләре үткәрү турындагы чыгышы кызыклы булды. Гомумән, корылтайда 20гә якын кеше чыгыш ясап, төрле тәкъдимнәр, фикерләр әйтелде, резолюция һәм карар кабул ителде. Әлеге карарлар нигезендә яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирү һәм мәктәптә яулык белән йөрүне тыймау, хезмәт, уку урыннарда намаз бүлмәләре булдыру, яулык япкан хатын-кызларыбызның хокукларын яклау мәсьәләсе белән Татарстан хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына хат юлланачак.

Көннең икенче яртысында шул ук залда "Остабикә" бәйгесе узды. Бәйгедә 20 районнан 23 мөселман катнашты. Алар шигъри формада үзләрен тәкъдим итү, алтын кул сәхифәсе, милли ризык, кием тәкъдим итү, районда мөслимәләр берлегенең эшен күрсәтү һәм мәгънәви темага сәхнә күренеше буенча көч сынаштылар.

Безнең районнан быел мәдрәсәбезне тәмамлаган, Манзарас авылында яшәүче Гөлназ Хуҗина үзенең осталыгын күрсәтте һәм уңышлы гына чыгыш ясады. Бигрәк тә аның "Рабиганның энәсе" дигән мәгънәви чыгышын караганда зал онытылып кул чабып куйды. Шушы бәйгедә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтүчеләргә Аллаһының рәхмәте булсын. Без дә мөселман хатын-кызларыбызның осталыгына чикләр юк дип, куанып утырдык.

Гөлсинур Аксанова, корылтай делегаты

Корылтайда әйтелгән фикерләр

Фәния Хуҗиәхмәт, журналист:

-Авылны төп йорт киленнәре тота. Йортта килен булса, нигез яши, булмаса -юк.

Фәүзия Бәйрәмова, җәмәгать эшлеклесе:

-Авырлыкларга сабыр итик, дәгъвәт эшен көчәйтик. Үзебезне мөселманнар дип йөрибез, ә асылда бик аз кеше генә намаз укый. Динлегебез мәет озату таләпләренең үтәлешенә генә кайтып кала.

фото: http://www.islam.ru/news/2013-06-06/8099

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk