Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүпләве җиңел булса да... (+ФОТО)

Үткән шимбә районыбызда санитар-экологик өмә көне дип игълан ителгән иде. Без, редакция хезмәткәрләре һава торышының матур торуыннан файдаланып, җомга көнне үк әйләнә-тирәбезне җыештырып, ялт иттереп куйдык. Шуңа күрә, шимбәдә поселокта өмәнең ничек барышын иркенләп күзәтергә җай булды. -Төнге сәгать 2 дә яңгыр ява иде әле. Шулай булса да, бүген өмәгә...

Үткән шимбә районыбызда санитар-экологик өмә көне дип игълан ителгән иде. Без, редакция хезмәткәрләре һава торышының матур торуыннан файдаланып, җомга көнне үк әйләнә-тирәбезне җыештырып, ялт иттереп куйдык. Шуңа күрә, шимбәдә поселокта өмәнең ничек барышын иркенләп күзәтергә җай булды.

-Төнге сәгать 2 дә яңгыр ява иде әле. Шулай булса да, бүген өмәгә чыктык, юеш чүп тырмага ябышса да, эшлибез, -диләр район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре. -Мөмкинлектән файдаланып әйтеп калыйк әле: Кукмараның үзәк урамына брусчатка җәяләр. Безнең тирәдә дә тротуар бик начар бит. Язгы-көзге пычракта инвалидлар, бала күтәргән хатын-кызлар безгә машина юлыннан килергә мәҗбүр, бездә сайлау участогы да урнашкан. Ворошилов урамына да тротуар җәюне киләсе ел программасына кертеп булмасмы икән?

Карап киттек, үзәк дәваханә эшләүчеләр дә бердәм булып территорияләрен чистартырга чыкканнар. Тиз тоттылар алар, ике сәгатькә тулдымы икән эш барышы. Киез итек-киез комбинатыннан 100дән артык кеше директорлары Шамил Әхмәтшин белән берлектә үз территорияләрен генә чистартып калмыйча, тимер юл кырыйларын, аңа илтә торган сукмакларны да еллар дәвамында җыелып килгән чүп-чардан арындырдылар. Район Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе, элеватор, теш поликлиникасы хезмәткәрләре дә иртәнге сәгатьләрдә үк эшкә ябышканнар иде. Инженерлык челтәре хезмәткәрләре дә бик тырышлар икән - Ленин урамындагы үз оешмалары каршында рәт-рәт тезелеп үсеп утырган миләш агачлары арасын җыештыруны үз өсләренә алганнар. Моннан тыш ерганактагы агач үсентеләрен кисү, андагы чүпләрне чистарту белән дә мәш киләләр иде алар.

-Безнең территориягә кермәсә дә, ел саен ерганакны да тәртипкә китерәбез, юлдан үткәндә барысы да күзгә ташлана бит, -ди оешманың баш инженеры Илгиз Сибагатуллин.

Күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән дә тырма-себерке тотып, җыештыручылар күзгә ташланды. "Башка елларны безне күрүгә йортыбызда яшәүчеләр эшкә чыгалар иде, быел никтер юк әле", -диделәр Степан Разин урамыннан Соня апа һәм Анатолия абый Демьяновлар.

Кукмара урамнарын төрле оешма-учреждениеләргә бүлеп бирүнең бер тискәре ягы күзгә ташланды - хәзер кайберәүләр үз капка төбен җыештырып алырга да авырсынып тора. Район электр челтәре оешмасы эшчеләре дә бу көнне үзләренә беркетелгән урамдагы шәхси йортларның капка төпләреннән шешә, полиэтилен пакет кебек чүпләрне җыеп баралар иде. Кызганычка каршы сәүдә нокталары хуҗалары гына бу көнне күмәк эштән читтә калдылар, кибетендә тәртип булгач, урамдагысы миңа кагылмый, дип уйлыйлардыр, күрәсең. Май бәйрәмнәренә кадәр өмәләр дәвам итә, тирә-юнебезне чистартып бетерик.

Өмәдән соң чистарынып, купшыланып китте Кукмарабыз. Карлы-бозлы яңгырлардан соң ялтырап кояш та чыкса, яшеллеккә күмелергә дә озак калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk