Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүпләгәндә штраф турында да онытма

Санитар-чистарту икеайлыгы башланды. Бу чорда һәр оешма-учреждение, предприятие үз территориясендәге чүп-чарны, корыган чүп үләннәрен җыештырырга тиеш. Шәхси хуҗалыклар да капка төпләрен төзелеш материалларыннан арындырып, чүп калдыкларын җыештырсыннар иде. Поселок һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү, сакланышын тәэмин итү кагыйдәләре буенча санкцияләнмәгән урыннарга чүп ташлау, урамнарга юынтык су түгү, чүп калдыкларын яндыру, капка...

Санитар-чистарту икеайлыгы башланды. Бу чорда һәр оешма-учреждение, предприятие үз территориясендәге чүп-чарны, корыган чүп үләннәрен җыештырырга тиеш. Шәхси хуҗалыклар да капка төпләрен төзелеш материалларыннан арындырып, чүп калдыкларын җыештырсыннар иде. Поселок һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү, сакланышын тәэмин итү кагыйдәләре буенча санкцияләнмәгән урыннарга чүп ташлау, урамнарга юынтык су түгү, чүп калдыкларын яндыру, капка төпләрендә төзелеш материаллары, төзек булмаган транспорт чаралары тоту, машиналарны сулыклар, су колонкалары, тротуарлар, парклар янында юу һәм ремонтлау, рөхсәтсез гаражлар, сарайлар һәм башка корылмалар төзү, агачлар һәм куакларны кисү, тиеш булмаган урынга газеталар, белдерүләр, плакат-афишалар ябыштыру, муниципаль берәмлек территорияләрендә авыл хуҗалыгы терлекләрен йөртү тыела.

Бу кагыйдәләр бозылган очракта, республиканың административ хокук бозулар турында кодексы нигезендә гражданнар 2 меңнән 3 мең 500 сумга, вазыйфаи затлар 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затлар 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штрафка тартылалар. Ел дәвамында мондый тәртип бозулар кабатлана икән, гражданнарны 3,5-5 мең, вазыйфаи затларны 30-50 мең, юридик затларны 500 мең - 1 миллион сумлык штрафка тарту каралган. Кодекста кисәтү кебек административ җаваплылык каралмаган.

Яшәгән төбәгебезнең чиста, тәртиптә булуы үзебезгә кирәк. Моңа һәркайсыбыз үз өлешен кертсен иде.

Райнур НОТФУЛЛИН, поселок Башкарма комитеты рәисе

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X