Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүплектә яшәү рәхәт түгел

Быелгы яз башкаларына караганда үзгә булып килде - әле суытып, әле җылытып торды да, сиздермичә генә табигатьтә хакимлекне үз кулына алды. Инеш-елгаларны иңләп ташулар да, урамнарны бизәп гөрләвекләр дә акмады быел. Әмма яз аяк басуга, ел саен бер күренеш кабатлана: кар эреп бетү белән тирә-юнебезне ямьсезләп, кыш буе җыелып килгән...

Быелгы яз башкаларына караганда үзгә булып килде - әле суытып, әле җылытып торды да, сиздермичә генә табигатьтә хакимлекне үз кулына алды. Инеш-елгаларны иңләп ташулар да, урамнарны бизәп гөрләвекләр дә акмады быел. Әмма яз аяк басуга, ел саен бер күренеш кабатлана: кар эреп бетү белән тирә-юнебезне ямьсезләп, кыш буе җыелып килгән чүп-чар баш калкыта.

Кулларына тырма-себерке тотып, йорт тирәсендә кайнашучылар күзгә көннән-көн ешрак чалына хәзер. Яши, эшли торган урыннарыбызны тәртипкә китерү буенча күп җирләрдә беренче өмәләр дә узды инде. Табигать-Анабыз да әлеге санитар-чистарыну эшләреннән соң бераз җиңел сулап куйгандыр.

Кукмараның урамнары да ямьләнә, чистарына бара. Сишәмбе көнне дә "Татарстан" рестораны каршындагы бакчада эш кайнады. Элек-электән халык телендә Ленин бакчасы дип йөртелгән әлеге урынны чүп-чардан, кипкән үләннәрдән арындырырга район Башкарма, поселок башкарма комитетлары хезмәткәрләре чыккан иде.

-Эш урыныбызны берничә сәгатькә калдырып, зарланмыйча, сөенеп өмәгә килдек, - диләр архив, ЗАГС бүлеге кызлары. -Әйләнә-тирәбез чиста булса, үзебезгә үк күңелле бит.

Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов та түзмәгән, әнә, хезмәттәшләре янында эшләргә дәрт биреп тора.

-"Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре көче белән Кукмараның үзәк урамнарындагы газоннарны чистарту, урамнардагы чүп-чарны җыю төгәлләнеп килә инде. Үткән ял көннәрендә поселоктагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә, бердәм булып, йорт яннарын җыештырырга чыктылар. Шунысы сөендерә, халык битараф түгел хәзер, эшләргә атлыгып торалар, - диде ул.

Әлбәттә, поселокта, авыл җирлекләрендә кул тимәгән урыннар шактый әле. Икеайлык вакытында күп эшләр башкарылыр. Әмма тирә-юнебездәге чисталыкны сакласак, кулыбыздагы кирәксез чүпләрне теләсә кая ташлап китмәсәк, туган төбәгебез моның кадәр чүпкә батмас иде. Бердәмлек булмаса, "Чиста шәһәр", "Экосервис" оешмалары эшчеләре генә безнең чүп-чарларыбызны җыештырырга өлгерә алмаслар шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk