Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүп-чарларны җыештыра башлар вакыт җитте

Кар эреп бетә язды, җәмәгать, пычрак чыга башлады. Пычрак белән бергә кыш буе җыелып килгән чүп-чар да әллә кайлардан күзгә ташлана. 1 июньгә кадәр, гадәттәгечә, тирә-юнебезне чистарту буенча санитар икеайлык игълан ителде. Шулай гадәткә кергән инде: әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, чистарту буенча төрле чаралар, сөйләшүләр ике айлык барышында гына була да онытыла....

Кар эреп бетә язды, җәмәгать, пычрак чыга башлады. Пычрак белән бергә кыш буе җыелып килгән чүп-чар да әллә кайлардан күзгә ташлана.

1 июньгә кадәр, гадәттәгечә, тирә-юнебезне чистарту буенча санитар икеайлык игълан ителде. Шулай гадәткә кергән инде: әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, чистарту буенча төрле чаралар, сөйләшүләр ике айлык барышында гына була да онытыла. Ә бит, бер карасаң, тирә-юнебезне чиста тоту ел дәвамында бара торган, күнегелгән эш булырга тиеш.

Кукмараның бер урамыннан: "Урамыбызда яшәүче бер хуҗалык капка төбендәге кар көртенә канализация суын агыза, исе урамга тарала, килеп китегез әле", - дигән хәбәр килгән иде. Районның баш санитар табибы Ринат Сабирҗанов белән барып, хуҗалар белән сөйләшеп кайттык. Нур Баян урамындагы 32 йорт идарәсе рәисе Дилбәр апа Асапова: "Йорт тирә-юне аракы, сыра шешәсе белән тулды. Кар эрегән саен бөтенесе күренә бара. Инде күпме җыештырдым. Йортта урнашкан исерткеч эчемлекләр кибетеннән аракы сатып алалар да, урамда ук эчеп, шешәсен ташлап калдыралар", - дип шалтыраткан иде. Барып карадык. Чынлап та, кибет каршысы, йорт тирәсе шешә белән тулган. Әлеге кибеттә сатучы булып эшләүче Валентина Симонова исә моны кешеләрнең тәрбиясезлеге, кулланылган шешәләрен чүп савытына салмаулары белән аңлатты.

Безнең халык тырыш, тик тормый, төзелеш эшләре алып бара, дип әйтергә яратабыз. Анысы шулай. Әмма төзелеш материаллары урамның ямен алып еллар дәвамында ятарга тиеш түгел. Фоторәсемдәге бу йорт каршысындагы тәгәрмәч, су багы кебек әйберләрне дә ишегалдына яки йорт артына урнаштырып була, югыйсә.

Кукмарабызны матурлап яшик әле.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk