Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Читтән эзлисе юк - үзебездә җитештерелә

Эшмәкәрлеккә юл ачылган беренче елларда башлыча алып-сатуга өстенлек бирелсә, хәзер эшчәнлекнең җитештерү белән бәйле төрләренә алынучылар артканнан-арта бара. Кукмарада нинди генә товарлар эшләп чыгарылмый: төзелеш материаллары, җиһазлар, ишек-тәрәзәләр, көнкүреш товарлары дисеңме... Берничә ай элек безнең яклар өчен бөтенләй яңа булган продукция - кардолента, ягъни җиңел сәнәгать өчен энәле ленталар эшләнә...

"КамАЗ-мастер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте каршында оештырылган фабрика хуҗасы Ленар Юнысов әйтүенчә, мондый төр товар бәйсез дәүләтләр берлегендә бары ике җирдә җитештерелә икән. Берсе - Мәскәү яны өлкәсендәге Ногинск шәһәрендә, икенчесе - безнең Кукмарада. Кардолентаның кайда, нинди максаттан кулланылуын итекчеләр, йон эшкәртүчеләр яхшы белә. Элек аны читтән эзләп табып зур запас белән алып кайтсалар, хәзер үзебездә җитештерелү сәбәпле, бу проблема хәл ителде дияргә мөмкин. Тукыма, мех, йон, җитен производствосы өчен ул кирәкле товар булып санала, шуңа аңа сорау һәрчак булган һәм булачак та. Инде Казахстан, Башкортостан республикалары, Төмән өлкәсе, Иваново, Ярославль, Иркутск шәһәрләре белән хезмәттәшлек итә башлаганнар.
-Бу фабриканы без юктан булдырдык дисәк тә ялгыш булмас. Элек кардолента ясау өчен кирәкле станоклар хәрби заводларда эшләнә иде. Хәзер алар бер җирдә дә чыгарылмый. Германиядә табарга була булуын, әмма бер станокның бәясе миллион ярым доллар тора. Шуңа безгә элек шушы төр товар җитештергән предприятиеләрдән гамәлдән чыгарылган, металл ватыклары өчен генә яраклы станоклар алып кайтып, яңартырга туры килде, - диде Ленар Нурисович.
Хәзер биредә эш өч сменада оештырылган, барлыгы 8 кеше хезмәт куя. Энәләрнең нечкәлегенә, куелышына, озынлыгына карап, 15 төрле кардолента ясала, аена 5 миллион сумлык продукция җитештерелә.
Узган атнада район җитәкчелеге дә әлеге фабрикада булып, эшнең барышы белән танышып, эшчәнлекләренә югары бәя бирде.
-Яңа предприятие ачылу ул - өстәмә эш урыннары, эшчеләргә хезмәт хакы, районга салымнар дигән сүз. Эшләгән кешенең кадере булсын, шулай ук әйләнә-тирәне төзекләндерү, тәртип булдыру да арткы планда калмасын. Киң колачлы эшкә тотынгансыз, уңышлы дәвам итсен, - дигән теләкләрен җиткерде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
Җәмгыятьнең эшчәнлек төре моның белән генә чикләнми әле. Биредә "КамАЗ" автомобиле, авыл хуҗалыгы машиналары өчен запчастьлар ясыйлар, коймалар, читлекләр өчен яраклы сетка эшләп чыгаралар. Шулай ук "Ангарстрой" җәмгыяте төзеп, каркассыз алым белән складлар, сәүдә павильоннары, гаражлар, бәрәңгесаклагычлар, терлекчелек фермалары өчен яраклы ангарлар төзү белән шөгыльләнә башлаганнар. "Намус", Балтач районының "Юлчы" оешмалары өчен берничә склад сафка бастырылган инде. Цинкланган калайдан тукталышлар өчен дә, эскәмияләр куелган корылма ясарга мөмкин икән. Шундый "өй"нең беренчесен, сынап карау өчен, металл савыт-сабалар заводы янындагы тукталышка куярга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk