Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чиләбедә кояшлы бәйрәм

Үткән шимбәдә Чиләбе өлкәсенең Кызыл Армия районында III Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелде. Бәйрәм тантанасында Чиләбе өлкәсе губернаторы Михаил Юревич, Татарстан һәм Башкортстан Президентлары Рөстәм Миңнеханов, Рөстәм Хәмитовлар катнашты.

Дубровкага бу көнне Сабантуйның төп оештыручылары - өлкә администрациясе, Татарстан, Башкортстан республикалары, өлкәнең татар Конгрессы, "Башкорт корылтае" җәмәгать оешмасы вәкилләре генә түгел, ә Россиянең өч дистәгә якын төбәгеннән - Волгоград, Свердлау, Төмән өлкәләреннән, Пермь краеннан, һ.б. җирләрдән күп санлы делегацияләр, чиләбелеләр - барлыгы 60 меңләп кеше килде. Бәйрәмдә Татарстанны безнең Кукмара районы тәкъдим итте, ягъни кукмаралылар берсеннән-берсе үзенчәлекле күргәзмәләр, җыр-бию, төрле уеннар аша республикабызны Сабантуй кунакларына танытты. Масштабның никадәр зур икәнлеген уйласаң, кукмаралыларга күпме җаваплылык йөкләнгәнен күзаллавы авыр түгел.
Сабантуйның ничек үтүе, кичерешләре турында сөйләү өчен без район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллинага мөрәҗәгать иттек.
-Башкалабызның Идел буе районы ял паркында үткәрелгән республика Сабан туенда районыбызның бер төркем оешмалары, шәхси эшмәкәрләр көче белән әзерләнгән "хуҗалык"та республика җитәкчеләрен, Сабантуй кунакларын, Казан халкын кабул иткән идек. Әлеге "хуҗалык"ны Чиләбегә дә алып барып урнаштырдык. Сабантуй бәйрәме башында ук район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ике республиканың Президентын, өлкәнең башка рәсми делегациясен, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатларын шушында каршы алып сәламләде. Аннан соң тамашачылар - Сабантуй кунаклары татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы "хуҗалык"та булып, районыбызның тарихы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән таныштылар, - диде ул. - Абый-апалар, әби-бабайлар гына түгел, яшь буын да районыбыз горурлыгы булган коллективлар - металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы җитештергән продукцияләрдән, кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмәләрне, лубянлылар алып килгән үргән кәрзиннәрне сокланып, кызыксынып карадылар, татар өе янында истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Әлбәттә, кунакларның безнең мәйданчыктан китәргә теләмичә, кабат-кабат әйләнеп килеп, экспозицияләр белән танышулары күңелдә горурлык хисе уятты. Туган як музее тарафыннан әзерләнгән борынгы татар өенең эчке күренеше, йорт җиһазлары, эш кораллары, көндәлек кирәк-яраклары белән дә күпләр танышты, биредәге агачтан ясалган "Шүрәле", "Убырлы карчык" янында фоторәсемгә төшүчеләр аеруча күп булды. Ә районыбызның Мәдәният йорты хезмәткәрләре өч сәгатьтән артык "хуҗалык" мәйданында концерт куйдылар. Сабантуй эчендә үзе бер Сабантуй булды ул.
Әйе, һөнәрле, бай мираслы халык яши шул районыбызда. Ятмас Дусай, Мәмәшир авылы клубларының мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл Шаһабиева, Гөлия Шәриповалар Сабантуй күргәзмәсендә Каенсар, Ядегәр, Яңа Сәрдек, Байлангар, Мәмәшир, Күкшел, Ятмас Дусай авылларында яшәүчеләрнең кул эшләрен, Кукмарада яшәүче Лира апа Мөхәммәтшинаның чиккән шамаилләрен, түбәтәйләрен кунакларга тәкъдим итсәләр, әнә, Күкшел мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Заһидуллина бәйләнгән әйберләр күргәзмәсеннән тыш, һич иренмичә итек басу күренешен дә эшләп күрсәткән. Түшәлгән, итек формасына китерелгән, әмма әле басылмаган итекләргә кадәр алып барган ул.
"Бик тырыш, уңган халык яши икән сездә, сокланып туймаслык, дип бәяләделәр күргәзмә белән танышучылар", - ди район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Г.Гареева.
Район яшьләр эше һәм спорт идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов белән Зур Сәрдек авылыннан Нурфия Фәттаховалар мәйданчыкта капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. ярышларны оештырсалар, Римма һәм Рамил Сәләхетдиновлар концерт программасын алып барганнар. Зур Сәрдекнең "Чәчкә" (җитәкчесе Альмира Шәймәрданова), Вахитнең "Җәүһәр" (җитәкчесе Гөлнара Низамиева), "Сөмбел" (җитәкчесе Нәсихә Нәбиева) бию ансамбльләре, район Мәдәният йорты каршындагы "Нурминкә бизәкләре" фольклор коллективы (җитәкчесе Рамил Сәләхетдинов), "Сердәш" җыр ансамбле чыгышларын, гармунчылар Илгиз Зарипов, Шәүкәт Хөсәеновларга кушылып аерым башкаручылар Нәкыя Орлова, Алмаз Харисов, Марат Мөхәммәтшиннарның җырларын халык көчле алкышларга күмгән. Көрәшчеләр Ягъфәр Зыятдинов, Таһир Әхкәмов, Айнур Низамиев, Илнур Гобәйдуллин, Ринат Дәүләтшиннар мәйданга чыгып бил алышканнар.
164 кешедән торган Кукмара делегациясе Чиләбегә барып, әнә шулай кояшлы бәйрәм - Сабантуйны үткәрүдә үзеннән зур өлеш кертеп, кунаклар күңелендә якты эз, күтәренке кәеф, бихисап уңай энергия, киләсе көнгә көч-дәрт уятып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk