Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч үгигә назлы хәзинә

1941 нче ел. Ташлы-Елга авылында яшәүче 33 яшьлек Габдрахман Исмәгыйлев, хатыны Зөлкагъдә вакытсыз вафат булгач, өч малае белән тол кала. Һәм өч яшеннән ятим үскән Каенсар авылы кызы Зөлхәбирәгә өйләнә. Көз көне Зөлхәбирә сигез яшьлек Гаптерәүф, алты яшьлек Ризалетдин, өч яшьлек Рәсүл белән (үзе дә авырлы килеш, кыш көне Ясирә...

1941 нче ел. Ташлы-Елга авылында яшәүче 33 яшьлек Габдрахман Исмәгыйлев, хатыны Зөлкагъдә вакытсыз вафат булгач, өч малае белән тол кала. Һәм өч яшеннән ятим үскән Каенсар авылы кызы Зөлхәбирәгә өйләнә. Көз көне Зөлхәбирә сигез яшьлек Гаптерәүф, алты яшьлек Ризалетдин, өч яшьлек Рәсүл белән (үзе дә авырлы килеш, кыш көне Ясирә туа), ирен сугышка озата. Сугыш беткәч, Габдрахман кайта, күп балалар үстереп, картайганчы бәхетле гомер итәләр алар. Олы абыйлар кечеләргә үрнәк булып, әле хәзер дә матур итеп яшиләр.

Минем шушы тарихны әти-әниемә hәм олы абыйларыма багышлап шигырь юлларына саласым килде.

Иске бишмәт, ямаулаган ыштан,

Ипи кыерчыгы уенда.

Сеңелкәшен җилкәсенә кочкан

Әтиләре сугыш кырында.

Үги әни - бала әле үзе,

Ул бит үзе, үзе ятимә.

Әти-әни назын күрми үсеп,

Өч үгигә назлы хәзинә.

Сугыш уты. Ут эчендә әти,

Фашист килә илне яндырып.

Өч малаен саклый үги әни,

Өметләрен канатландырып.

Өчпочмаклы конверт - әтидән хат:

Җылы сүзләр, җиңү сүзләре.

70 елдан күзләр яшьле кабат,

Җиңү даны - әти эзләре.

Әти, синең эзләр безгә баскыч,

Өч малаең инде бабайлар.

Үги әни, синнән какшамас көч

Алып үскән үги малайлар.

Таһир ИСМӘГЫЙЛЕВ, отставкадагы полковник.

Ташлы-Елга авылы

фото: http://www.vedtver.ru/news/36853

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk