Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән сине, Кукмарам!

Март. Аяз көн. Рәхәт һавада. Әйтерсең лә, бар да җанлана. Гүя бөтен халык урамда, Нәрсә булды сиңа, Кукмара? Ирләр бердәм, сугыш кырымыни Һөҗүм итә чәчәк кибетен. Ә ханымнар, Әби патша кеби, Иң затлысын кигән киемнең. Чәчәк сатучылар - кызларның Икеләтә гүя бәйрәме. Кибетләрдән инеш суы сыман Агып тора чәчәк бәйләме....

Март. Аяз көн. Рәхәт һавада.

Әйтерсең лә, бар да җанлана.

Гүя бөтен халык урамда,

Нәрсә булды сиңа, Кукмара?

Ирләр бердәм, сугыш кырымыни

Һөҗүм итә чәчәк кибетен.

Ә ханымнар, Әби патша кеби,

Иң затлысын кигән киемнең.

Чәчәк сатучылар - кызларның

Икеләтә гүя бәйрәме.

Кибетләрдән инеш суы сыман

Агып тора чәчәк бәйләме.

Аксын, әйдә, аксын чәчәкләр,

Чәчәкләрдәй булсын күңелләр.

Чын күңелдән мин дә сокланам,

Бәйрәм белән сине, Кукмарам!

Заһид Сафин, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk