Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөяр авылына да, бәлки, киләчәктә юл салыныр

Вахитов исемендәге хуҗалыкка караган Бөяр авылында бүгенге көндә санаулы гына хуҗалык бар. Җәйләрен бирегә кайтучылар шактый булса да, кышка бары тик өч өйдә генә пенсионерлар яшәп кала. Туганнары исән-сау булганда, аларны ташламаслар, азык-төлек белән тәэмин итеп торырлар. Әмма юл булмагач, авылга транспорт белән ничек керергә? Кыш көннәрендә айга бер тапкыр...

Вахитов исемендәге хуҗалыкка караган Бөяр авылында бүгенге көндә санаулы гына хуҗалык бар. Җәйләрен бирегә кайтучылар шактый булса да, кышка бары тик өч өйдә генә пенсионерлар яшәп кала. Туганнары исән-сау булганда, аларны ташламаслар, азык-төлек белән тәэмин итеп торырлар. Әмма юл булмагач, авылга транспорт белән ничек керергә? Кыш көннәрендә айга бер тапкыр булса да, авылга керә торган юлны көриләр, ә язга чыккач, хәлләр мөшкелләнде: Күмәк хуҗалык тракторлары болынлыктагы чирәмне дә сукалады. Язгы-көзге пычракларда җәяүлеләр һичъюгы чирәмлектән йөриләр иде.

Безнең авылга керү өчен күтәртелгән юл салып булмасмы? Бу уңайдан җитәкчеләрнең фикерен беләсе килә.

Авыл пенсионерлары, Бөяр авылы.

Бу хатка каршы Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановтан түбәндәге эчтәлекле җавап алынды:

Авыл торак пунктларына керү юлларын төзекләндерү буенча районда зур эш алып барыла, әмма каты өслекле керү юллары булмаган авыллар бар әле. Шуларның берсе - Бөяр. Мондый юлларны төзү шактый акча чыгымнары сорый. Шуны һәм авыл кешеләренең мөрәҗәгатен исәпкә алып, Бөяр торак пунктына 1чакрым озынлыгындагы керү юлы салуны киләсе елларга юл төзү планына кертүне сорап, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать әзерләнде.

фото: ibud.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk