Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәладә калмадылар

6 майда Кукмараның Ворошилов урамындагы 10нчы йортта янгын чыгып, ут ялкыны 626 квадрат метр мәйданга (түбә өлеше һәм бер фатир) зыян китерде, моннан тыш биредәге 44 фатир яшәү өчен вакытлыча яраксызга әйләнде.

Ут икенче катта ялгыз яшәүче Равил Шакировның фатирында кичке сәгать 10 тулганда чыга. "Равил тәртипсезләнеп йөрүче кеше түгел, тәмәке дә тартмый. Эштән кайтып йоклаган булгандыр ул. Аның фатиры аша йорттагы ут чыбыклары бик күп үтә, алар бик тузган инде, ут шуннан чыккан булырга тиеш", - дип фаразлыйлар биредә яшәүчеләр. Халык шундый фикердә булса да, янгынның ни өчен килеп чыкканын хәзергә тикшерү бара, Казаннан махсус экспертлар килеп, аның сәбәпләрен ачыклый.
Ярый әле янгын халык йокыга талгач чыкмый, бәхеткә каршы, кеше гомеренә бәйле фаҗигаләр булмый кала. Әмма кайберәүләр тәвәккәллек күрсәтмәсә, бу афәт кемнәр өчендер бик аяныч тәмамлаган булыр иде. Әйтик, янгын чыкканын күргәч, 29 яшьлек Дима Ермолаев Равил Шакировның эчтән бикле ишеген балта белән ватып кереп, ут эченнән хуҗаны алып чыга, 3нче катта яшәүче 72 яшьлек Рәсимә апа Шәрәфиеваны бер ир-ат тәрәзәсенә баскыч куеп, төшәргә ярдәм итә. Александра Кощееваны ике ир кеше коткара.
Янгын чыгып, төтен бөтен йортка таралгач, тиз арада халыкны эвакуацияләү башлана. Кемнәрдер үз аяклары белән йөгереп ишегалдына чыга, берничә кеше йортның стенасына беркетелгән тимер баскыч аша җиргә төшә, янгын сүндерүчеләр җиде кешене махсус баскыч ярдәмендә тәрәзәдән алалар. Өч кеше сөрем газы белән агуланып, дәваханәгә озатыла.
-Бүлмәм ике ишекле, нинди тавышлар килә икән дип ишекне ачсам, коридорда беркем юк, бөтен җирдә төтен иде, битемә шунда ук эссе бәрде, - ди терапия бүлегендә дәваланучы Рәсимә апа Шәрәфиева. - Шунысы кызганыч, яңа гына заманча телевизор алган идем, ике диван, идән паласы, киемнәрем су эчендә калды.
78 яшьлек Александра Кощееваның халык арасында юклыгын үзәк дәваханәнең гинекология бүлегендә санитарка булып эшләүче Әнисә апа Гатина күреп, сизеп ала. Ул куркыныч мәхшәр эчендә югалып калмыйча, бу турыда шунда ук коткаручыларга барып әйтә. Шулай ук бер фатирда ике бала булырга тиешлеге хакында да Әнисә апа янгын сүндерүчеләргә җиткерә. Чыннан да 3 яшьлек һәм аннан аз гына зуррак ике сабый бу вакытта берни белми идәндә уйнап утыра торган булалар.
Тулай торак тибындагы, кирпечтән эшләнгән өч катлы бу йорт якынча 1950нче елларда төзелгән, 44 фатирда 96 кеше теркәлгән. Биредә дүрт дистә елдан артык яшәүчеләр дә, йорттагы фатирларны вакытлыча алып торучылар да бар.
Янгын булган төнне үк район җитәкчеләре тарафыннан зыян күрүчеләр өчен беренче ярдәм күрсәтелде - барыр җире булмаганнар берничә көнгә "Зилант" спорткомплексына урнаштырылды, алар өчен көнгә өч тапкыр элеватор ашханәсендә кайнар ашау оештырылды. Яшәр урыннары булмаган гаиләләрнең берсе дә бүгенге көндә урамда калмады, аларга йорт әзер булганчы вакытлыча торак табып бирелде.
-Район һәм поселок җитәкчеләренә рәхмәт, безне беренче минутларда ук үз канатлары астына алып ярдәм күрсәттеләр, йоклар өчен урын бирделәр, ашаттылар, табиблар һәрчак яныбызда булдылар, - диделәр биредә яшәүчеләр. - Әмма йортыбызда болай да дымлы иде, кыш көне җылылык җитеп бетми. Хәзер бар җир су белән тулганлыктан, анда дымлылык тагын да артыр инде, ничек яшәрбез дип борчылабыз.
Махсус комиссия тикшергәннән соң, йорт яшәрлек, авария хәлендә түгел дип бәяләнде һәм анда тиздән ремонт эшләре башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk