Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхилләшү (хикәя)

Гайшәнең туган авылына инде байтактан кайтканы юк. Күршедәге Галимулла абыйның апасы кунакка килгән иде, ул авылда үги әниләреннән ерак тормый, Гайшәне чакырып алып колагына гына пышылдады: -Аның сине күрәсе килә, бик каты авырып, урын өстендә ята, бәлки бәхиллегеңне аласы киләдер, - диде. Гайшә тиз генә җыенды да, ике кызын ияртеп,...

Гайшәнең туган авылына инде байтактан кайтканы юк. Күршедәге Галимулла абыйның апасы кунакка килгән иде, ул авылда үги әниләреннән ерак тормый, Гайшәне чакырып алып колагына гына пышылдады:

-Аның сине күрәсе килә, бик каты авырып, урын өстендә ята, бәлки бәхиллегеңне аласы киләдер, - диде. Гайшә тиз генә җыенды да, ике кызын ияртеп, туган авылына кайтып китте. Көн дә кояшлы, матур, күк йөзе аяз булып, бер болыт та күренми, юл да әйбәт, балалар да уйнап, шаярышып баралар, борчымыйлар. Бу таныш юллардан инде күп тапкырлар узарга туры килсә дә, туган нигезгә якынлашкан саен аны бик авыр хис биләп алды, анда үткән балачагы, яшьлеге искә төште. Гайшәгә әнисе исән чагында бик рәхәт иде. Бар газаплар ул үлеп, өйгә үги әни килгәч башланды. Үги әни бик усал булып, Гайшәне дә, аның кечкенә энесен дә яратмады, какты.

Әтисе көне буе эштә, кич белән арып-талып эштән кайта, өйдәге хәлләрне белми. Үги әни аның янында үзен әйбәт хатын, яхшы әни итеп күрсәтте. Иртән ире эшкә киткәч, аҗдаһага әйләнә, әгәр дә ул кушкан эшне тиз генә үтәмәсәң, өстеңә берәр авыр нәрсә төшәсен көт тә тор. Гайшәнең кулында ул аткан кайчыдан калган тирән яра эзе әле дә саклана. Гайшә үзе үги ананың җәберләвенә түзәргә тырыша, ә кечкенә энесенә ярдәм итә алмавына йөрәге сыкрый, энесе әле кечкенә, аңламый. Энесе, бик каты салкын тидереп, урын өстендә ятканда үги әни аны карамады, тәрбия булмагач, ике як үпкәсе кабарып, үлеп китте.

Берничә елдан үги әнинең үзенең дә балалары - бер улы, бер кызы туды. Өйдәге күп эшләр белән бергә Гайшәгә бала карау да йөкләнде. Кич белән арып йокларга ята, икенче көнне иртән торуга аны бетмәс-төкәнмәс эш көтеп тора.

Җәберләүләрдән тәмам туйган Гайшә, берничә кыз белән бергә ялланып, еракка шәһәргә чыгып китте. Бер бәхетсез - гел бәхетсез, диләр бит. Алар килеп урнашып озак та эшләмәделәр, сугыш башланды. Килгәндә бик тиз үткән юлны товар вагоннарында, җәяү, өч ай буе кайтырга туры килде. Андагы мәхшәрдән котылганнарына үзләре дә ышанып бетә алмадылар.

Авылда бар авыр эш хатын-кызлар белән яшүсмер балалар өстендә. Иртә таңнан кичкә кадәр басуда эшләсәләр дә, ашарларына юк, бер башак та алып кайтырга ярамый. Ул чакта үлемнән күп кешене алабута белән черек бәрәңге алып калды. Гайшәгә урман кисәргә барырга да, окоп казырга йөрергә дә туры килде. Барлык эшне эшләсә дә, ул бу йортта чит кеше, артык кашык булды. Шуңа күрә дә кияүгә чыгарга сорап килгәч, озак уйлап тормады, язмышы белән килешеп, ризалыгын бирде.

Ире эшли алмаганлыктан, монда килгәч тә бөтен эш Гайшә өстендә булды. Озакламый күптән көтелгән Җиңү килде, сугыш бетте. Бер-бер артлы балалар да дөньяга килде. Инде олылары үсеп, кул арасына керәләр, булышалар.

Уйларына бирелеп, Гайшә килеп җиткәнен дә сизми калды. Өйдә үги әнисеннән башка кеше юк. Ул бик нык шешенгән, эче шактый зур, тамагыннан ризык үтми, эчәсе килсә, суга манчылган мамыкны комсызланып суыра. Элекке гайрәтле усал үги ананы язмыш бик нык сынаган, ятимнәрне каккан өчен, газаплы үлемгә дучар иткән.

Гайшә белән үги анасының күзләре очрашты. Бу минутта икесенә дә авыр иде. Үги ана сүзен ничек башларга белми аптырады, күзеннән яшь бөртеге тәгәрәп төште, аның тыны кысылды, иреннәре кыймылдады, ләкин сүзе чыкмады. Элек янып торган кап-кара күзләре куркыныч, карашы да салкын, нурсыз, ул, авыртуга чыдый алмыйча, ыңгыраша, аңын да югалтып ала. Үги әнисе бар көчен җыеп: "Гайшә, сиңа эшләгән начарлыгым өчен син мине бәлки гафу да итмәссең. Мин инде өч ай буе тилмереп ятам, бу газаплар миңа эшләгән начарлыкларым өчен җибәрелгән бер җәза. Минем өчен көннең үткән бер сәгате, хәтта бер минуты да зур газапка тиң, яшәү белән үлем арасында тартышып үтә. Зинһар өчен мине бу газаплардан коткар, бәхиллегеңне бир", - диде.

Мәгъмүрә МӘРДӘНОВА

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcFlnU1NIUnFmVzdLbjdxYVRod29KTFhla0xiSllEYlpUNzhwSUdaQ0plNnZsR1RWdUprQ0tGN0JRNk1vbENPNGdzU1oyMkl4WG4xREtKNEFVRkJrRm4wV1pOcGhzcVJ0cHpidmZLNG9WcFcxRkYyZlgydnlGTWdJQ0ZpREt3V013&b64e=2&sign=8aca21999a885a657a7e76274009deb3&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk