Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәет Мәгъсүмә Минһаҗетдин кызына багышлана

2014 елның 31 октябрендә, җомга көнне гүр иясе булган Минһаҗетдин кызы Мәгъсүмә апага багышлыйм. "Бисмиллә" әйтеп башладым Бу бәетнең башларын. Мәгъсүмә апа хөрмәтенә Бәет яза башладым. Олыяздан Купкаларга Алып менде Хәбри. Дүрт ятим сабыйны күргәч, Йөрәкләрем әрнеде. Әниләре үлеп киткән, Калган дүрт сабый бала. Хәбринең бу хәлләрдән Хәтта аңы югала....

2014 елның 31 октябрендә, җомга көнне гүр иясе булган Минһаҗетдин кызы Мәгъсүмә апага багышлыйм.
"Бисмиллә" әйтеп башладым
Бу бәетнең башларын.
Мәгъсүмә апа хөрмәтенә
Бәет яза башладым.
Олыяздан Купкаларга
Алып менде Хәбри.
Дүрт ятим сабыйны күргәч,
Йөрәкләрем әрнеде.
Әниләре үлеп киткән,
Калган дүрт сабый бала.
Хәбринең бу хәлләрдән
Хәтта аңы югала.
Өй, каралтылары иске,
Монда ничек торырга,
Бу дүрт ятим сабыйларга
Ничек әни булырга?
Үземнең дә балам калды
Олыязда, әнидә.
Мансур улым, кичер мине
Монда алып менәм сине дә.
Ашарга юк, оннар беткән
Ничек итеп юнәтим?!
Дүрт балага киемнәрне
Каян алыйм, нишләтим.
Кире кайтып китәсем дә
Килә иде кайчакта.
Дүрт баланың яшьле күзе
Сәбәп булды кайтмаска.
Хәбри белән бик күп эшләп,
Йортлар салдык, яңаны.
Озак итеп тигезлектә
Тора гына алмадык.
Узды гомер үземнең дә
Балам туды - Саматым.
Гомерләре кыска булды
Мин аны да югалттым.
Аннан инде Алмаз улым
Дөньяга аваз салды.
Купкада яшәргә мине
Шул улым туу алып калды.
Минем Хәбрием колхозда
Төзелештә эшләде.
Колхоз биргән акча гына
Яшәргә бик җитмәде.
Кич утырып шәл бәйләдем,
Аны сатып көн күрдек.
Өс-башка да, ашарга да
Шул акчага тиендек.
Ашказаны авыртты да
Үлеп китте Хәбри.
Алты бала калды кулда
Алмазга 11 иде.
Мансур улым үсеп җитеп
Миләүшәгә өйләнде.
Бер-бер артлы балаларның
Тормышлары көйләнде.
Фатыймам да читкә китте,
Кияве Купканыкы.
Азат улым үлеп китте -
Хәсрәтем эчкә йоттым.
Айрат белән Маратым да
Тормышларын кордылар.
Өйләнгәч тә миңа килеп,
Хәлем белеп тордылар.
Алмаз улым да өйләнде,
Минем киленем Земфира.
Бик әйбәтләп карадылар
Рәхмәтле мин аларга.
Үзем үстергән оныгым
Нәргизәмне сагынам.
Дога кылырга кил, балам,
Каберләрем янына.
Менә шулай көчем түгеп,
Гомерем үтеп китте.
Җан яраларым сызланып,
Китәр вакытым җитте.
Утызынчы октябрьдә
Газраил килде янга.
Бәхилләшеп китеп бардым
Мәңгелек йортларыма.
Бик күп операция кичереп,
Исән калган идем бит.
Аяк сыну алып китте
Белмичә дә калдым мин.
Мин күргәннәрне язсам,
Романнар булыр иде.
Бер Аллаһым, урыннарым
Җәннәттә булса иде.
Балаларым, сезгә әйтәм,
Миннән разый булыгыз.
Мине искә алган чакта
Доганы күп кылыгыз.
Атна кичтә җаным чыкты,
Җомга көнне җирләндем.
Җәннәт бакчалары гына
Булса иде гүрләрем.
Килен, кияү, балаларым,
Риза бәхил булыгыз.
Минем каберем югалмасын,
Чардуган, таш куегыз.
Зират яныннан узганда
Миңа дога кылыгыз.
Үлем хәлен бер кеше дә
Күрми калмый, белегез.
Җитте инде, язмыйм инде
Арды инде каләмем.
Бу бәетем минем сезгә
Иң ахыргы сәламем.
Бу бәетне яза-яза
Каләм тоткан кулым тала.
Бу хәсрәтне күргәннәргә
Сабырлык бир Тәгалә Аллам.
Мәскүрә Шәймәрданова

фото http://pda.islamnews.ru/index.php?name=news&op=view&id=33551

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X