Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Конкурс төгәлләнде: бер мең сумга ия табылды

Хәтерләсәгез, киләсе яртыеллыкка район газетасына язылучылар арасында газетада һәм kukmor-rt.ru сайтында "Бушлай 1 мең сум" дигән конкурс игълан иткән идек. Инде аның җиңүчесе дә билгеле. Ул - Кукмараның Степан Разин урамында яшәүче Рәфыйк абый Хәсәнов. Конкурс кагыйдәләре буенча 1 мең сум акчаның ахыргы өч санын фаразлап, аларны газетада бирелгән купонга...

Хәтерләсәгез, киләсе яртыеллыкка район газетасына язылучылар арасында газетада һәм kukmor-rt.ru сайтында "Бушлай 1 мең сум" дигән конкурс игълан иткән идек. Инде аның җиңүчесе дә билгеле. Ул - Кукмараның Степан Разин урамында яшәүче Рәфыйк абый Хәсәнов.

Конкурс кагыйдәләре буенча 1 мең сум акчаның ахыргы өч санын фаразлап, аларны газетада бирелгән купонга язып безгә юллыйсы яки сайтның комментарийлар өлешендә калдырасы иде. Сайтка керүчеләр арасында номерларны бик якын килеп әйтүчеләр булса да, саннарны төгәл итеп газета укучыбыз белде.

Рәфыйк абыйга: "Акча - сезнеке" , -дип әйткәч, аның беренче мизгелдәге кичерешләрен фоторәсемгә эләктерергә өлгермәдек. Әмма без аны фотога алганда әлеге конкурс турында каян белүен, саннарны ничек итеп купонга язып куюын сөйләп авызына каратты да куйды ул.

-Хатыным Венера унбиш көн дәвамында дәваханәдә ятып, кичә генә өйгә кайткан иде әле. Шуңа күрә газеталарны бу арада кулыма алмадым, - дип сүзен башлады ул. - Бүген иртән капка төбенә чыккач, күршем Ринат Бәдретдинов: "Ишеттеңме әле, район газетасы конкурс игълан иткән, мин ике купон тутырып алып барып биргән идем, саннары туры килмәде", -диде. Өйгә кергәч, газетаны укыдым да, Венерага, әйдә, катнашып карыйк әле, син беренче санны әйт, дидем. Ул: "Син бит миннән олырак, син әйт", - ди. Мин "5" дисәм, ул "4" инде алайса, дип җавап бирде. Аш бүлмәсендә савыт-саба юып торучы кызыбыз Миләүшә генә: "Барыбер туры килми инде ул, юк белән вакыт үткәрмәгез әле", - дисә дә, соңыннан "7" дип әйтеп куйды. Шулай итеп 547 номерын яздым да, редакциягә киттем.

Конкурста катнашучылар арасында 116 (безнең регион), 014 (киләсе яңа ел) 000 саннарын фаразлаучылар күп булса да, без үзебезчә авыррак тоелган комбинацияне сайлаган идек. Әмма Хәсәновлар гаиләсе бергәләп аны җайлы һәм тиз генә чишеп тә куйганнар.

Рәфыйк абый саубуллашканнан соң, "Бушлай 1 мең сум" конкурсының иганәчесе - безнең белән бер бинада урнашкан, чагыштырмача очсыз бәягә канцелярия товарлары белән сату итүче "Глобус" кибетенә рәхмәт әйтергә дип кузгалды.

Конкурста катнашучыларга рәхмәт. kukmor-rt.ru сайтында "Кыш бабайга хат" дип аталган яңа конкурс старт алды. Аның тәртибен укып, безгә хатлар языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk