Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белемнең артыгы юк

РФның 196нчы номерлы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы" Федераль Законның 20нче маддәсе нигезендә, автобус шоферларының квалификацияләрен күтәрү, белем дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан, ел саен аларны 20 сәгать укыту каралган.

РФ Юл һәм транспорт министрлыгы тарафыннан расланган программаны КПАТП-1 оешмасының Кукмара филиалы автобус йөртүчеләре генә түгел, ә райондагы барлык юридик оешмаларның автобус шоферлары үтәргә тиеш. Апрель аенда Кукмара автомәктәбендә алар өчен укулар оештырылды. Барлыгы 35 шофер: КПАТП-1 оешмасының Кукмара филиалыннан - егерме, бюджет оешмаларыннан - 15 шофер белемнәрен арттырдылар.
-Юлда нинди генә гадәттән тыш хәл килеп чыкса да, автобус шоферы югалып калмаска, һәрбер очрактан чыгу юлын табарга тиеш, - ди Дәүләт автокүзәтчелек идарәсенең үзәк бүлеге дәүләт инспекторы Рөстәм Галиев (рәсемдә). - Шуңа күрә беренче медицина ярдәме күрсәтү, террорга каршы эш-гамәлләр кылу, юл-транспорт фаҗигаләре килеп чыкканда пассажирларны эвакуацияләү буенча күнекмәләрне шоферларның тагын бер кат исләренә төшерү, аларны юл йөрү кагыйдәләренә кергән үзгәрешләр белән таныштыру 196нчы номерлы Федераль Законнан тыш, РФ Юл һәм транспорт министрлыгының "Автобуслар белән пассажирлар ташуның куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы" приказның 2.2 пункты нигезендә дә башкарыла. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында без оешмалардагы автобус шоферларының укуы буенча әлеге программаны үтәү-үтәмәүләрен тикшерәбез, укымаган очракта катгый чаралар кулланабыз.
-Райондагы маршрут автобуслары тиешенчә техник карау уза, шоферларның барысы да диярлек дистә еллар эшләгән, тәҗрибәләре зур. Күпкә куркынычсыз булган автобусларга ышанып утырырга, тыныч күңел белән юлга чыгарга була. Район халкы ничәмә-ничә еллардан бирле маршрут автобусларыннан файдаланса да, соңгы вакытта күпләр таксида йөрүне кулайрак күрә, - дип сүзен дәвам итте Рөстәм Галимҗан улы. - Әлеге транспорт чарасының уңай яклары, әлбәттә, күп: вакытында тиешле урыннан килеп ала, автобуска караганда тизлеге дә зур. Әмма такси хезмәтендә эшләүче кайбер машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәүләре нәтиҗәсендә аяныч хәлләр чыгып тора. Шуңа күрә соңгы вакытта дәүләт тарафыннан аларга карата таләпләр катгыйланды.
Автомәктәптә автобус шоферларын укыту көндез оештырылган. Без барганда үзәк дәваханәнең табиб-хирургы Илдус Вәлиев (рәсемдә) беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәрес бирә иде. Заман тормышка гына түгел, юл йөрү кагыйдәләренә дә яңа үзгәрешләр кертә. Дәресләр барышында автомәктәп мастеры Маннур Мәрдәнов ир-атларны нәкъ менә шул өлкәдәге яңа кагыйдәләр белән таныштырса, янгын күзәтчелегенең Кукмара бүлеге өлкән инспекторы, эчке эшләр хезмәте майоры Нурфат Яппаров автобусларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда нәрсә эшлисе, ничек сакланасы, кайда хәбәр итәргә кирәклеге турында кыскача аңлатмалар биргән.
-Таң сызылганда йокыдан торып, рейска чыгып кергәннән соң ял да итмичә укырга килүе авыр булса да, укымыйча, яңалыклар белән танышмыйча булмый, - ди 29 ел дәвамында КТАПТ-1 оешмасының Кукмара филиалы автобус йөртүчесе Хәлим абый Гаязов. - Үзебез өчен кирәк бит.

1 гыйнвардан пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләрнең махсус рөхсәт кәгазе, ә таксиларда танып белү билгеләре булырга һәм пассажирлар белән исәп-хисап ясаганнан соң йөртүче касса чегы яки квитанция бирергә тиеш. 2013 елдан такси машиналарының бер генә төстә булуы, ә 2014 елдан һәрбер такси машинасына "ГЛОНАСС" навигация җиһазы куелу көтелә.




Шоферлар игътибарына!
"Юл эшчәнлеге турындагы" яңа Федераль Закон нигезендә, 1 гыйнвардан куркыныч йөкләрне ташу буенча рөхсәт алу системасы үз көченә керде. Куркыныч йөкне ташыганда тиешле рөхсәт кәгазе булмау административ җаваплылыкка китерә: машина йөртүче 2 меңнән 2,5 меңгә кадәр штрафка тартыла яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Ә урындагы җитәкчеләр өчен 15 меңнән 20 меңгә, юридик затлар өчен 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk