Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барысына сугыш гаепле

Безнең буын сугыш афәтен күрмәгән булса да, 9 Май һәм 22 июнь көннәрендә, өлкәннәрнең яшьле күзләренә багып, күңелләребез сыкрап куя. Сугыш җиле кагылмаган гаилә юктыр ул.

Олыяз авылы музеендагы шушы җирлеккә караган авылларның Хәтер китапларына күз салсаң, тетрәнү кичерәсең: күпме киселгән гомерләр, яралы, фаҗигале язмышлар! Бу китапларны музей директоры З.Якупова мәктәп укучылары ярдәме белән булдырган. Һәлак булган ир-егетләр турында истәлекләр барланган, төс-кыяфәтләре тасвирланган. Аларның барысы да сәләтле, эшчән булганнар, тормышны өзелеп яратканнар. Әле өйләнергә дә, сөяргә-сөелергә дә өлгермәгән күпме егетләр дәһшәтле 1941 елда ук яу кырында мәңгегә ятып калганнар. Хәкимҗан абый белән Нәзифә апага ут эченә берьюлы дүрт газиз улларын озатырга туры килгән. Олысы Галимҗан сугышка барып җитми. Хәрби җитәкчеләрнең корткычлыгы хөкем сөргән Сослангер лагеренда ачлыктан, авыр хезмәттән дөнья куя. Уртача буйлы, коңгырт чәчле, кара күзле, бик тырыш, аңлы ир-егет була ул. Хатыны Маһидилбәр ун яшьлек улы һәм өч яшьлек кызын кочаклап елагандыр да, язмышына буйсынгандыр. Килендәше Гөлҗамалга тагын да авыррак була бит: берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән тол кала. Ире Миннехәйнең (икенче ир туган) фронттан бер генә хаты килә. "Тулага җитәбез" диелгән була анда.
Өченче ир туган Габделхак та явыз дошманга каршы канкойгыч көрәштә һәлак була. Аның турында "Озын буйлы, җиңел сөякле, җырларга, биергә оста иде" дигән истәлекләр теркәлгән.
Ир туганнарның иң кечесе Габделбәр, армия хезмәтенә алынып, кайтыр вакыты җиткәч кенә, сугыш башлана. Яраланып госпитальдә ятуы турында хаты килә. Исән булганына сөенгәндер инде әти-әнисе. Тик озак та үтми, өметләрен өзеп, кайгы хәбәре килеп ирешә. Сугышның беренче елында ук дүрт баласын мәңгегә югалткан ата-ана йөрәге ничек түзгәндер. Габделхак белән Габделбәр әле өйләнергә өлгермәгән дә булалар бит. Хәкимҗан бабайның: "Бу кайгыдан кеше үләр, ирешмәсә әҗәлләргә", - дип җырлап утырганын күргәннәр, үзенең күзләреннән бөрчек-бөрчек яшьләр тәгәрәгән. Өстәвенә кияүләре Ярулла Сафиуллин да Мәскәүне саклаганда һәлак булып, бердәнбер кызлары Әсма ике бала - бер кыз, бер малай белән ялгызы кала. И-и, тол хатыннарның ачы язмышы! Әсма да сабыйларын туйдыру өчен сату итеп йөргәндә 5 елга хөкем ителә. Төрмәгә үзе белән нәни кызын да ала, әмма аның гомерен саклап кала алмый. Үзе дә озак яшәми.
Хафиз абый гаиләсеннән өрлектәй өч егет: Габделәхәт, Вакыйф, Рәхим ил азатлыгы өчен гомерләре белән түлиләр. Габделәхәт авылның үзешчән артисты була. Таза гәүдәле, озын буйлы бу егет спектакльләр куюны оештыра, сугыш башланыр алдыннан клуб мөдире булып эшли. Вакыйф белән Рәхим сугышка беренче елында ук алынмыйлар, шуңа күрә, авылның барлык ирләре китеп беткәч, колхоздагы авыр эшләр алар өстенә кала. Рәхимсез дошман утыннан гомерләре өзелгәндә Вакыйфка - 20, Рәхимгә 18 яшь була. Яшьлекләренең чәчәк аткан вакыты гына булган бит. Сөелмәгән ярлар, дөньяга килмәгән сабыйлар, чынга ашмаган якты хыяллар...
1921нче елгы ачлыкта дөньяга килгән Рафис Вәлиевны, Миншәрип Нәбиевны әниләре ач үлемнән ничек алып калганнардыр, тик дошман пулясыннан саклый алмаганнар шул.
Сугыш беркемне аямаган. 7 бала атасы дип тормаганнар, Мәгъсүм Йосыфҗановны да фронтка җибәргәннәр. Балаларының иң олысына 11 яшь булган. Бичараларның икесе генә исән кала, башкалары ачлыктан, чирләрдән вафат була. Әгәр сугыш башланмаган булса, бәлки, алар исән-сау калырлар, тормышта үз урыннарын табарлар иде. Бу якты дөньяга һәркем яшәү өчен туган бит. Мәгъсүмнең үзенә дә туган авылына кайтып күрешүләр насыйп булмаган. Барысына да сугыш гаепле. Каһәр төшкән сугыш...
Еллар үтә. Бөек Ватан сугышы башланган кайгы-хәсрәтле көн һаман да ерагая, яуда һәлак булганнарның фотосурәтләре тоныклана бара. Түбән Казаклар авылыннан Шәрип абый белән Миңсылу апаның яуга киткән дүрт улларының истәлеккә фотолары да сакланмаган. Халык хәтерендә алар уртача буйлы, коңгырт күзле, матур йөзле ир-егетләр булып калганнар.
Тормышның әчесен-төчесен күреп, бик ярлы гаиләдә үскән алар. Бик тырыш булганнар, дүртесе дә авыл көтүен көткәннәр. Туганнарның иң олысы Гариф, фәкыйрьлектән тәмам туеп, Казанга эшкә чыгып киткән. Аның артыннан калага 1907 елгы энесе Хаҗип һәм 1915 елгы Шәйхетдин дә китеп урнашкан. Малларны көтү 1920 елгы төпчек малай Кәшифның берүзенә кала. Соңрак ул да абыйлары янына юл тота.
Бу ир туганнар турында мәгълүматлар бик аз. Алар фронтка, авылга кайтып тормыйча, Казаннан гына китәләр. Газиз балалары белән хушлашмыйча да калу әти-әниләренә бигрәк тә авыр булгандыр. Ут эченә озатырбыз дип үстермәгәннәр бит аларны. Үзләренә дә хәсрәт утында янып-көеп, улларыннан уч төбе кадәр генә булса да хатлар көтеп яшәргә кала. Тик Гарифның бер генә хәбәре дә килми, ә Хаҗиптан сирәк булса да килгәләп тора әле. Аларның кайчан һәм кайда ятып калганнары билгеле түгел. Шәйхетдиннең 1941 елның ноябрендә һәлак булганы мәгълүм. Егерме яшьлек Кәшифкә дә исән калырга насыйп булмый.
Бик рәхәт, имин яшибез хәзер. Шушы тормыш өчен гомерләрен кызганмаган ир-егетләр турында оныту һич ярамый. Дөнья куудан беразга булса да тукталып, аларның батырлыклары турында уйланыйк, рухларына дога кылыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk