Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар тормышым - мәктәп, укучылар

Зур Сәрдек гимназиясенең биология укытучысы Равия Зәки кызы Шәфигуллина үзенең 42 ел гомерен балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен мөгаллимә быел "Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре" дигән исемгә лаек булды.


Равия Зәки кызы Зур Сәрдек гимназиясенә Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап килә.
-Туган мәктәбемнең бусагасын укытучы буларак әле яңа гына атлап кергән төсле. Гомернең узганы сизелми дә - дүрт дистә елдан артык вакыт узып киткән. Үз эшемне һәрвакыт яратып башкардым, әлеге һөнәрне сайлавыма беркайчан үкенмәдем. Аннары кечкенәдән укытучы булырга хыялландым бит мин. Безнең мәктәптә бик көчле биология укытучысы бар иде, һәр балада үз фәненә мәхәббәт тәрбияли алды ул. Мин исә мәктәпне тәмамлау белән педагогия институтына юл алдым. Бүгенге көндә минем бар тормышым - мәктәп һәм укучылар, - ди ул.
Мәгариф системасы - яңалыкларга бай булган тармакларның берсе. Укытучылардан да заман белән бергә атлап, үз өстеңдә даими шөгыльләнү сорала.
-Әйе, хәзер таләпләр югары - иң ахыргы нәтиҗә белән эшлибез бит. Язу-сызу эшләреннән тыш, компьютер, интернет челтәрен дә яхшылап өйрәнергә кирәк. Фән яңалыкларыннан артта калмас өчен һәр мөгаллим күп укырга, вакытын кызганмаска тиеш, - ди РФнең мәгариф отличнигы.
Равия Шәфигуллинаны гимназия директоры Илсур Кашапов бары тик уңай яктан гына сыйфатлады:
-Акыллы, булдыклы, иң нәтиҗәле эшләүче укытучыларның берсе ул. Мәктәп яны тәҗрибә участогын да тәртиптә тота, бакчадан ел саен мул уңыш җыеп алабыз. Биология фәненнән укучыларыбыз районда гына түгел, республика күләмендә дә призлы урыннар яулый. Бердәм дәүләт имтиханнарында да әлеге фәннән югары баллар җыеп, медицина университетына укырга керәләр. Болар барысы да Равия Зәки кызының тырышлыгы нәтиҗәсе. Һәр балага индивидуаль якын килә, дәрес темасыннан тыш, өстәмә шөгыльләнә. Без аның хезмәтеннән бик канәгать. Алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X