Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балыклы авылында ташландык кое төзекләндерелде

Пәйгамбәребез бер хәдисендә кое казуны да саваплы эшләрнең берсе дип атый, ә инде булган коены күмүне зур гөнаһ булуын искәртә. Пәйгамбәребез әйткән сүзләрнең тирән мәгънәсен аңлап, авылыбызның түбән оч ир-атлары Алачык коесына яңа сулыш өрделәр. Гомер-гомергә урамның яме, төп су чыганагы булган Алачык коесы соңгы елларда ташландык хәлгә килгән иде....

Пәйгамбәребез бер хәдисендә кое казуны да саваплы эшләрнең берсе дип атый, ә инде булган коены күмүне зур гөнаһ булуын искәртә. Пәйгамбәребез әйткән сүзләрнең тирән мәгънәсен аңлап, авылыбызның түбән оч ир-атлары Алачык коесына яңа сулыш өрделәр. Гомер-гомергә урамның яме, төп су чыганагы булган Алачык коесы соңгы елларда ташландык хәлгә килгән иде. Бүген, шөкер, ул кабат горур бер кыяфәт белән торып басты.


Һәр эшнең башлап йөрүчесе һәм җиренә җиткерүчесе бар. Бәяләп бетерә алмаслык бу эшне дә башында авылыбызның асыл ир-атларының берсе, ике баласы булган гаилә башлыгы, "Урал" хуҗалыгының терлекчелектәге алдынгы белгече Нурсил Галиев башлап йөрде. Тормышка җигелеп, һәр эштән тәм таба белүче Нурсил тиз арада үз янына фикердәшләрен туплый. Коены торгызу бик зур чыгымнар таләп иткәнен аңлаган ир ярдәм сорап "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хабибрахмановка бара. Ул ике дә уйламыйча 50 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә. Кое тирәсен тагы да заманлаштыру максаты белән егетләр 10 мең сум үзләре җыешалар. Бу акчага алар түгәрәк таш (кольцо), тимер баганалыклар, рәшәткәлекләр, насос, түбә өчен калай алалар. Элек-электән кое казу эше белән тирә-якта дан тоткан Чуллы авылыннан бу эш белән шөгыльләнүче кешеләрен дә эзләп таба Нурсил. 69 яшьлек Гафиятулла Гыйниятуллин улы Рөстәм белән әкияттәгедәй барлыкка китерде дә куйды коены. Кызу кояш астында тир түккән ир-атларны уңган киленнәр: Марсилә, Земфира, Гөлгенәләр берсеннән-берсе уздырып тәмле ризыклары белән сыйлады. Ай дәвамында түбән очның ир-атлары: Рафил Галиев, Мәгъфүр Закиров, Назыйм Юнысов, Фәрит Хуҗин, Раниф Галиев, Атлас Абдуллиннар коены "мәңгелек" итү өчен күп көч куйды.


Бүген инде кое тирәсе тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, янәшәсенә вак таш җәелгән, чүлмәкләргә чәчәкләр утыртылган, "2013" дип тишеп ясалган кое капкачы саклык өчен йозак белән бикләп алынган (капкач тишеменнән түбән карасаң, кое төбендә "2013" дип язылган кебек), су суырту өчен насос куелган һәм ул үз чиратында суны җиз самавыр аша өскә чыгара. Су ташкыны: "Ничә еллар мин чыга алмый яттым, рәхмәт сезгә!" - дип әйтәдер сыман.


Егетләр бу эш белән генә чикләнеп калмыйча, Алачык тыкрыгында балалар мәйданчыгы булдыру хыялы белән яшиләр, инде комлык ясалып анда бала-чага мәш килә. Бу урында шушы ук егетләрнең кышын хоккей мәйданчыгы ясап, балаларны куандыруын да әйтеп китәргә кирәктер. Бәлки әле мәйданчык өчен кирәк- яраклар алырга ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр...
Айсылу БАҺАВИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk