Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баланың сөйләмендә кимчелекләр булса, логопедка барырга кирәк

Соңгы елларда теге яисә бу хәрефне әйтә алмаучы, авыр сөйләшүче, сөйләмендә кимчелекләр булган, тотлыга торган балалар саны аеруча күбәеп, заман проблемасына әйләнде. Вакытында тиешле чарасын күрмәсәң, әлеге җитешсезлек сабыйны үсеп буйга җиткәч тә озата бара, диләр белгечләр. Бистәбезнең 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында эшләүчеләр, ата-аналар исә бакчада укытучы-логопед булуга сөенеп...

Соңгы елларда теге яисә бу хәрефне әйтә алмаучы, авыр сөйләшүче, сөйләмендә кимчелекләр булган, тотлыга торган балалар саны аеруча күбәеп, заман проблемасына әйләнде. Вакытында тиешле чарасын күрмәсәң, әлеге җитешсезлек сабыйны үсеп буйга җиткәч тә озата бара, диләр белгечләр. Бистәбезнең 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында эшләүчеләр, ата-аналар исә бакчада укытучы-логопед булуга сөенеп бетә алмый. Гүзәл Якубова инде биредә дүртенче елын эшли.

-Музыка көллиятен тәмамлап, балалар бакчасына эшкә кайтканның беренче көннәреннән үк төркемдәге кайбер малай-кызларның сөйләмнәренә игътибар итә башладым, - ди Гүзәл. - Берсе - яңгырау, икенчесе саңгырау авазларны бөтенләй юньләп әйтә алмый. Хәрефләрне буташтыручылар, авыр сөйләшүчеләр дә шактый. Балаларның сөйләмнәрендәге җитешсезлекләргә йөрәгем әрни иде. Читтән торып Удмурт дәүләт университетының дефектология бүлегендә укып, логопед һөнәрен үзләштергәннән соң, үземне балаларның сөйләмен яхшырту юнәлешендә эшләүгә багышладым. Балалар белән шөгыльләнгәндә махсус ысул һәм алымнар кулланам, сулыш күнегүләре ясыйбыз, тизәйткечләр, шигырьләр сөйләргә өйрәнәбез, җөмләләр төзибез. Вак моторика, логик фикерләүне үстерү уеннары, хәтерне яхшырту өчен дә төрле күнегүләр башкарабыз. Бер-ике ай узуга ук уңай якка үзгәрешләр сизелә башлый. Уңышларымда мөдиребез Миләүшә Шаһабиеваның һәм барлык хезмәттәшләремнең дә өлеше бар. Мин аларның барысына да бик рәхмәтле.

Һәр балага шәхсән якын килеп эшли Гүзәл. Өлкәннәр һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар белән исә дәресләрне көн саен уздыра.

-Унбиш минут вакыт бик аз, билгеле. Шуның өчен кичке якта өйдә дә шөгыльләнәм, - ди ул. - Авыллардан да килүчеләр шактый. Күп әти-әнинең бала мәктәпкә барганчы ук әлеге проблемадан чыгу юлларын эзләве, белгечләр белән киңәшләшүе уңай күренеш, билгеле. Әти-әни - бала - логопед чылбыры бергәләп эшләгәндә тиешле нәтиҗәләргә тагын да тизрәк ирешергә мөмкин. Шулай ук миңа инсульт кичереп, сөйләмнәре бозылган өлкәннәр дә еш мөрәҗәгать итә. Артикуляцион массажлар ярдәмендә яңабаштан сүзләр әйтергә өйрәнәбез, сөйләм моторикасын камилләштерәбез. Балаларга гына түгел, авыру кешеләргә дә ярдәм итә, аларны сөендерә алуым белән дә бәхетле мин.

-Балам р, ш, с, ч кебек авазларны дөрес әйтә алмый, кайвакыт хәрефләрне буташтыра иде. Логопед Гүзәл Якубованың тырышлыгы белән бер ел эчендә үк улымның сөйләме камилләште, - ди Эльмира Шәрипова. - "Ләйсән"дә тәрбияләнүче башка балаларның әти-әниләре дә бик рәхмәтле аңа. Әлеге балалар бакчасында хезмәт куючы һәркем: мөдир Миләүшә Шаһабиева, тәрбияче Гүзәлия Мостафина да балаларга карата бик игътибарлы, үз эшләренең чын осталары алар. Барысына да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар телибез.

Алсу ИДРИСОВА. Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X