Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга бүләк

Кукмараның Степан Разин урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәүче Гөлсияр апа беркөнне редакциябезгә кереп үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Дөресрәге, әлеге тирәдә яшәүче балалар шатлыгы белән. Бу микрорайондагы әти-әниләр: Ләйсән һәм Рамил Шәймәрдановлар, Илзия һәм Ринат Сәфәровлар үз көчләре белән 91нче йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы ясаганнар икән. "Мәйданчыкны эшләгәндә күпкатлы йортларда яшәүчеләр...

Чыннан да, әти-әниләр булдырганнар. Агачлар арасындагы буш урынны чистартып, аны кулланылышта булган җиңел машина тәгәрмәчләре белән әйләндереп алып, балалар рәхәтләнеп уйнарлык мәйданчык ясап куйганнар. Атынгычлар, әйләнгечләр өчен кирәкле тимер-томырларны табып, эретеп ябыштырып, матур төсләргә буяганнар. Күп урын да кирәк түгел икән, югыйсә, әти-әниләргә дә сабыйларына күз-колак булып торырга уңай.
Көзге шыксыз көнне ямьләндереп, кызыл, сары, яшел төсләргә буялган мәйданчык әллә каян үзенә тартып тора. Берничә төрдәге атынгыч, комлык, кечкенә генә өй дә бар монда. Көн суык дип тормаганнар, үзләре кадәр курчакларын алып өч яшьлек Диләрә белән дүрт яшьлек Алинә уйнарга да чыкканнар. "Әти гаражда машинасын юа, мин монда уйный торам, әни кечкенә энем белән өйдә", - ди Диләрә.
Башкалар поселок башкарма комитетыннан: "Балаларыбызга уйнарга урын юк", - дип мәйданчык ясап куюларын сорап йөргәндә, балалары өчен җан атып торучы әти-әниләр, әнә, урынын да тапканнар, менә дигән итеп ясап та куйганнар. Барып карагыз әле, бәлки, сез дә кызыгып эшләп куярсыз?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk