Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчага аударылган ташлар җыеп алынды

Электр челтәре оешмасы машиналар куеп тору урыны ясады. Бу урын минем бакча башына туры килә. Таш җәеп, тигезләгән вакытта трактор белән бакчага таба эттерделәр. Шул вакытта киртәләргә зыян килде, бакчадан да шактый гына таш көрәдем. Әле хәзер дә машиналар килеп туктаган саен бакчага таш тула, кайберләре бөтенләй киртәгә килеп төртелгәч...

Электр челтәре оешмасы машиналар куеп тору урыны ясады. Бу урын минем бакча башына туры килә. Таш җәеп, тигезләгән вакытта трактор белән бакчага таба эттерделәр. Шул вакытта киртәләргә зыян килде, бакчадан да шактый гына таш көрәдем. Әле хәзер дә машиналар килеп туктаган саен бакчага таш тула, кайберләре бөтенләй киртәгә килеп төртелгәч кенә тормозына баса. Киртә белән машина туктау урынында күпмедер ара калырга тиеш булгандыр бит. Ике арага таш баганалар булса да салсалар яхшы булыр иде.

Рәхимҗан ГАЛЛӘМОВ, Кукмара

Әлеге сорауга район элек челтәре җитәкчесе Илшат Зинатуллиннан түбәндәге җавап алынды:

-Оешмабызда прицеплы КамАЗ автомобиле керү өчен юл төзекләндерү эше башкарылды. Рәхимҗан Галләмов участогнына аударылган вак таш бортлар куеп җыеп алынды.

Безнең оешмага көн саен шәхси эшләре белән кулланучылар килә, алар юл кырында автомобильләрен калдырып торалар, моны тыярга безнең хокукыбыз юк. Киләсе елның язында юл читенә өстәмә рәвештә тәбәнәк баганалар урнаштыру күздә тотыла.

фото http://perm.pulscen.ru/firms/98218635/catalog

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk