Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азан (шигырь)

Әй, азаным, моңлы азан, нурлы азан, Яңгырап тор һәрдаим син манардан. Килмәс илгә бәла-каза һичбер вакыт, Саф күңелле һәм иманлы булыр халык. Сусыз тилмергән җиһандай корылыкта Тилмерәдер җаннарыбыз иман юктан. Барып җит син һәр татарның йөрәгенә, Очлырак бул син атылган һәрбер уктан. Тамчы тамып таш тишә, дип сөйлиләр, Шул тамчы...

Әй, азаным, моңлы азан, нурлы азан,
Яңгырап тор һәрдаим син манардан.
Килмәс илгә бәла-каза һичбер вакыт,
Саф күңелле һәм иманлы булыр халык.

Сусыз тилмергән җиһандай корылыкта
Тилмерәдер җаннарыбыз иман юктан.
Барып җит син һәр татарның йөрәгенә,
Очлырак бул син атылган һәрбер уктан.

Тамчы тамып таш тишә, дип сөйлиләр,
Шул тамчы бул син татарның йөрәгенә.
Динсез каткан күңелен син җебетерсең,
Иманлы татар дөньясын тергезерсең.
Мәхмүт ШАҺИӘХМӘТОВ,
Кукмара

фото: http://islam-today.ru/section/64/6/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X