Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл тарихы күңелләрне кузгатты

Минем кулыма, үткән чор фотосурәтләре белән баетылып, туган авылым Кәчимир тарихы турындагы кулъязма килеп керде. Аның авторы -Кукмара туган якны өйрәнү музеенда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Рузалия Сабирҗанова. Анда язылганнарны укыгач, дулкынланудан күзләремә яшьләр тулды. Күңелне рухландырып торучы иң мөкатдәс урыннарның берсе бит ул туган авыл. Монда әби-бабаларыбыз яшәгән,...

Минем кулыма, үткән чор фотосурәтләре белән баетылып, туган авылым Кәчимир тарихы турындагы кулъязма килеп керде. Аның авторы -Кукмара туган якны өйрәнү музеенда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Рузалия Сабирҗанова. Анда язылганнарны укыгач, дулкынланудан күзләремә яшьләр тулды. Күңелне рухландырып торучы иң мөкатдәс урыннарның берсе бит ул туган авыл. Монда әби-бабаларыбыз яшәгән, җир сөргән, иген иккән. Минем кебек авылдан чыгып киткән һәркемне хәтта әрем исләре дә сагындыра.

-Безнең буын авыл тормышының хасиятләрен: ипи, көлчә пешерүне, ат җигүне, печән өстен, борчак чабуларны, төнгә ындыр табагына баруларны күреп, белеп калган, - дип яза Рузалия ханым. - Басулардагы салам исләрен, олырак буыннар белән үзебез салган эскертләрне, кабартма, коймак, ипи пешкән олы мичләрне, көзге вак яңгырларда ризык исе таратып утырган туган җирем, кан яңартып яткан авылымның элекке чакларын сагынып искә алам.

ХХI гасырдан башлап, хәзерге көнгә кадәр чорны, гореф-гадәтләрне чагылдырган, һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек сагышлы бер риваять итеп язылган авылым тарихы. Аны укыганнан соң, ачлы-туклы, ялан тәпиле бала чакларыма әйләнеп кайткандай булдым. Салкын чишмәләрдә кер чайкап, табак-савыт агарткан, ямьле су буйларында умырзаялар җыйган, елгасында су коенган яшьлегемне искә төшердем. Бу зур күләмле хезмәтне авылдашларым югары бәялиләр, дип уйлыйм. Мин үзем Рузалия Сабирҗановага олы ихтирамымны җиткерәм.

Люция ШӘРӘФИЕВА (ҖАББАРОВА), Кукмара

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X