Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Автохан"га рәхим итегез!

Поселокның Лобачевский урамында урнашкан "Автохан" техник үзәген районда белмәүчеләр сирәктер. Кайчан карама, әйләнә-тирәсен машиналар чолгап алган була аның. Арада ярымҗимерек кенә түгел, калай өеменә әйләнгәннәре дә бар хәтта. Боларны ничек төзекләндерәләр икән, бер генә "исән" җире дә калмаган бит, дип аптырап торганда, уебызны сизеп алгандай, үзәк директоры Гафур Мөхәррәмов сүзгә...

-Егетләрнең барысы да алтын куллы, үз һөнәрләренең осталары. Транспорт чарасы безгә килгәндә нинди генә хәлдә булса да, төзәтелгәннән соң аны яңадан аера алмыйсың, ике ярым-йорты машинаны бергә кушып җыйганнарында да бер җөй эзе дә калмый, - ди ул.
"Автохан" моннан алты ел элек запас частьләр сату кибете буларак үз эшен башлап җибәргән иде, хәзер исә автоүзәккә әйләнде. Анда нинди генә хезмәт күрсәтелми - эченә керсәң, әйләнеп чыгарлык түгел. Электрикның компьютер диагностикасы, развал схождение, двигательләрне, КПП, ходовойларны ремонтлау, тимер эшләре, буяу һ.б. - кыскасы автомобилеңнең кайсы гына өлеше "көйсезләнеп" китсә дә, ике дә уйламыйча, "Автохан"га рәхим ит.
-Кибет ачылганда өч кенә кеше иде, хәзер үзәктә утызлап хезмәткәр эшли. Моторлар җыючы Фәрит Шәрипов - Өлге авылыннан. Улын да алып килде ул безгә, хәзер бергәләп эшлиләр. КАИның механика факультетын тәмамлап кайткан егетебез Илнур Гайнетдиновны цех начальнигы итеп билгеләдек. Кулыннан килмәгән эш юк, нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткерә, коеп куя. Буяу, эретеп ябыштыру, калай эшләрен башкаручы Иван Бузмаковның эш тәҗрибәсе 20 еллап. Автоэлектрик Олег Иванов, тәгәрмәчләр монтажлаучы Фәнис Закировлар да мактауга лаек. Яшьләр өйрәнчек итеп өлкәнрәк, тәҗрибәле ир-егетләргә беркетелә. Практика узарга килүче студентлар да эш рәтенә төшенеп китәләр. Коллектив бердәм, тырыш. Шуның өчен нинди генә эшкә алынсак та, югары һөнәри дәрәҗәдә башкарылган нәтиҗәне күреп күңел сөенә, - ди Гафур Могыйн улы.
Автозапчастьләр сату кибетенең янәшәдә булуы да шактый уңайлыклар тудыра. Биредә барлык төр автомобильләргә, шул исәптән КамАЗларга да запас детальләр табарга була. Үзәкнең коммерция директоры Артур Гаязов сүзләренә караганда, кирәк-яракны КамАЗның рәсми дилерларыннан, күбесенчә Саратовтан кайтаралар, заявкалар бер тәүлек эчендә үтәлә икән.
Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр өчен телевизоры булган махсус ял бүлмәсе дә бар. Йомшак кәнәфигә утырып шахмат-шашка уйнап алсаң, вакытның узганын сизми дә каласың. Юл уңаеннан күчтәнәч алырга теләүчеләр исә иртәнге сәгать сигездән кичке унбергә кадәр эшләүче азык-төлек кибетенә сугыла ала. Анда җаның нәрсә тели, шуны сатып алырга мөмкин: яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продуктлары - барысына да кулай бәяләр.
1 июльдән шиномонтаж тәүлек буена үз клиентларын кабул итәчәк. Үзәктә хезмәт күрсәтү дә ике сменада оештырылган. Беренче смена - иртәнге сәгать сигездән көндезге өчкә, икенче смена исә сәгать өчтән кичке унга кадәр эшли.
-Хезмәт күрсәтүне ике сменада оештыру кичке якта, эш көненнән соң мөрәҗәгать итүчеләр өчен дә уңайлыклар тудыра, чиратларны киметте,- диләр автоүзәк хезмәткәрләре. - Безгә 2-05-88 телефон номерына шалтыратып алдан язылырга да була. Шимбә һәм ял көннәрендә дә эшләүче "Автохан" техник үзәге сезне көтә, рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk