Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ата-ана язмышы - балада

Гөлия Имәнлек авылында хәлле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Бигрәк матур инде авыллары: тирә-якта урман, якында гына зәп-зәңгәр булып, түгәрәк күл җәйрәп ята. Яз җитсә, кыр үрдәкләре очып килеп, аңа ямь өстиләр. Үрдәкләрнең бәпкәләре чыккач, күл буе бала-чага тавышына күмелә. Алар бәбкәләрне ипи белән сыйлыйлар. Кечкенә кошчыклар да балаларга...

Гөлия Имәнлек авылында хәлле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә.

Бигрәк матур инде авыллары: тирә-якта урман, якында гына зәп-зәңгәр булып, түгәрәк күл җәйрәп ята. Яз җитсә, кыр үрдәкләре очып килеп, аңа ямь өстиләр. Үрдәкләрнең бәпкәләре чыккач, күл буе бала-чага тавышына күмелә. Алар бәбкәләрне ипи белән сыйлыйлар. Кечкенә кошчыклар да балаларга тиз ияләшәләр, җитез генә ашап бетерәләр дә, камышлар арасына кереп югалалар.

Авыл тирәсендә имән агачлары күп үскәнгә, авылны Имәнлек дип атаганнар. Шушы имән агачлары күләгәсендә күпме кеше ял иткәндер. Авыл яшьләре шунда очрашып, бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатканнардыр. Агач төбендәге эскәмиягә утырсаң, арыганнарың онытыла. Имән агачы синең алҗыганлыгыңны да, исәп-хәсрәтеңне дә йолкып алгандай була. Шушы тирәдәге табигать матурлыгына хозурланып, җаныңа, тәнеңә шифа аласың.

Якында гына - Изгеләр чишмәсе. Шул чишмәнең суын бер татып карау җитә, син аның тәмен дә, ярсу йөрәгеңә сихәтен дә оныта алмыйсың.

Гөлия иптәшләре белән имән чикләвеге җыярга йөрде. Иптәш кызына булыша иде. Ул - керәшен кызы, дуңгыз асрыйлар, ә дуңгыз чикләвек ярата.

Шунда уйнап йөреп, авылның бер малае белән дуслашып та китте ул. Кечкенә вакыттагы дуслык, бер-береңә тартылу мәхәббәткә әйләнде дә куйды.

Кыз 9 сыйныфны тәмамлап, хисапчыга укып кайтты, колхозга эшкә урнашты. Ул арада Гаяз да армия хезмәтенә чакыру кәгазе алды. Беркөнне Әфганстанга җибәрәчәкләр дигән хаты килеп төште. Егетнең әти-әнисе дә, кыз да аһ иттеләр. Исән-сау гына булсын, диделәр.

Гөлия, сөйгәне белән таң аттырган күл буйларына төшеп, аның белән бергә йөргән сукмакларны урады. Күл буенда бөдрәләнеп үскән талга сөялеп, моңсуланып, җыр сузды:

Зәңгәр күлнең

өсләрендә

Иртәсен зәңгәр

томан.

Исләремнән

һич чыкмыйсың,

Мин сине

уйлыйм һаман.

Зәңгәр күлдән

тотып алдым,

Нәни үрдәк баласын.

Гомергә бергә калаек,

Аерылырга язмасын.

Кызның теләге кабул булды. Гаязы, барчасын сөендереп, исән-сау авылга кайтып төште. Әллә инде, исән-сау кайтсам, кайтуга өйләнер идем, дигән сүзе булганмы, Гөлиягә өйләнеп тә куйды. Колхозга бригадир булып эшкә урнашты. Банктан зур суммада кредит алып, шыгырдан торган сап-сары нарат бүрәнәләрдән менә дигән өй дә салып куйдылар. Бер-бер артлы ике балалары туды. Хатын бала мәшәкате белән ирен икенче планга куюын сизми дә калды. Балалары да авырткалап үстеләр. Акчаның авыш-тәвеш килгән чаклары иде, алган бурычларын бер елда түләп бетерделәр. Әти-әниләре дә ярдәм итеп тора, тик Гаяз гына үзгәрде: соңга калып кайтулар, эшем күп дип чыгып китүләр ешайды. Дөресрәге, аның читтә мәхәббәте бар иде.

Кеше михнәткә түзә, рәхәткә түзә алмый бит. Гаяз да шулайрак булды. Ул бик тиз кызып китә торганга әйләнде, ләкин бервакытта да хатынына кул күтәрмәде. Сүзгә килгән вакытларында атналар буе хатынына эндәшмичә йөрде. Бер караганда бу Гөлиягә кулай да булды, чөнки өйдә тавыш чыкмый иде.

Ә беркөнне төшке аштан соң Гаяз, барасы җир бар дип, машинасына утырып, каядыр китеп югалды. Берәр сәгатьтән авариягә очраган дигән хәбәре килде. Авария булган җирдә Гаязны таба алмадылар. Машина юлдан читкә ауган, сытылып беткән. Кабинадан бер хатын-кыз басу ягына чыгып очкан, аңсыз ята. Бераздан ул аңына килде.

Гаязны төнгә чаклы эзләделәр. Егылып калган үләннәрдәге эзләрдән урманга да керделәр, басуны да айкадылар, ләкин бер җирдән дә таба алмадылар.

Авылда бит кеше тормый торган өйләр күп. Шул өйләрнең берсенә керсәләр - үзәк өзгеч күренеш: ир, муенына элмәк салып, якты дөнья белән хушлашкан.

И адәм баласы! Ниләр мәҗбүр итте сине бу эшкә?! Әни-әниеңне, балаларыңны, хатыныңны, туганнарыңны нинди ачы хәсрәтләргә дучар иттең, дип, күпме күз яшьләре түктеләр. Бәлки янындагы хатын-кызны үлгән диеп уйлап, төрмәдә утырганчы якты дөньядан китүем хәерлерәктер дигәндер. Әллә Әфган сугышында күргәннәре нәтиҗәсез калмаганмы?!

Сугыштан исән-сау кайтып, һәр туар таңга сөенеп яшисе урынга, барлык авыл халкын, туганнарын, гаиләсен кайгыга салып, бер көн эчендә юкка чыкты Гаяз.

Аның дәвамчысы булган Фаяз да үсеп җитеп, армиядә хезмәт итеп, исән-сау йөреп кайтты. Иптәшләре арасында салгаларга яратучылар күп иде. Егет шулар шаукымына эләкте. Хәмер эчми калган көне бик сирәк булды.

Ата-ананың язмышы балаларда диләр. Фаязны, әти-әнисенең очрашып, имән чикләвекләре җыйган урманда асылынган килеш таптылар.

...Коеп яңгыр яварга тотынды. Эре тамчылар егетнең керфекләренә төшеп, бите буйлап күз яшьләре булып актылар. Карап торган кешегә гүя ул исән, елыйдыр кебек кенә тоела иде.

Рафилә ФӘТТАХОВА

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk