Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аш бүлмәсенә төнге кунак – ярканат кергән

Беркөнне кичке ашны ашаганнан соң, кулыма газета алып укырга керештем. Шул чакны улым Илсур: - Әти, ярканатны аш бүлмәсенә син алып кердеңме? - диде. - Юк, - мин әйтәм, - бернинди ярканат та күргәнем юк, - дим. Аш бүлмәсенә чыгып карасам, әле генә ашап-эчеп утырган өстәлебез каршындагы тәрәзә төбендә, буш...

Беркөнне кичке ашны ашаганнан соң, кулыма газета алып укырга керештем. Шул чакны улым Илсур:

- Әти, ярканатны аш бүлмәсенә син алып кердеңме? - диде.

- Юк, - мин әйтәм, - бернинди ярканат та күргәнем юк, - дим. Аш бүлмәсенә чыгып карасам, әле генә ашап-эчеп утырган өстәлебез каршындагы тәрәзә төбендә, буш банка эчендә, оча торган тычкан баласы - ярканат тыпырчынып, канатларын җәеп, банкадан очып чыгарга азаплана. Ул анда үзе кергән булган. Киленебез Гөлнара тиз генә банка өстен каплап куйды. Ничек, кайдан килеп кергән бу сәер җәнлек баласы дип, баш ватабыз. Тышкы ишек ябык, тәрәзә форточкаларына сетка куелган, башка керердәй тишек юк. Өйалды ишегеннән кереп-чыгып йөргәндә үзебезгә ияреп кергән булырга тиеш дигән фикергә килдек. Илсурга бу рөхсәтсез кергән "кунак"ны фотосурәткә төшереп, чыгарып җибәрергә куштым. Ярканатны күптәннән - бала чактан бирле күргәнем юк иде. Ул вакытта олы ярканат Хәтирәттәйләр капкасына төнлә ябышып калып, таң аттырган иде. Күрше-тирә кешеләре җыелышып шул сәер җәнлекне күзәттек. Бераздан ул анда юк иде инде. Монысы да туганнары янына очкандыр.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk