Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаларның яшьлеген сагынам

Безнең түбән сыйныфларда укыган, җәйге каникулларга туктаган чаклар. Олы апабыз Фирая Кукмарада эшли. Һәр шимбә эштән соң, очраклы машинага утыртып, кунак кызлары Роза, Илсөяр апалар белән авылга ялга кайталар. Без аларны хәзинәдә барын әзерләп көтеп торабыз. Безнең өйдә мин белгәннән бирле кунак кызлар өзелмәде. Әллә үзебез кунакчыл идекме, әллә безгә...

Хәтер сандыгын ачып, анда ниләр сакланганны бәян итәргә булдым әле. Бүгенге ата-улны, ана-кызны белмәгән, гел йөгертә торган заманда, берничә минутка гына булса да тукталып, сезне дә яшьлектә үткән шушы матур вакыйгалар чорына кайтарып булмасмы.
Җәй. Кичкырын. Көтү кайткан, әмма кояш баерга әле тагын ярты көн бардыр кебек. Без түземсезлек белән кичнең җиткәнен көтәбез. Чөнки эңгер-меңгәр төшүгә авыл яшьләре кичке уенга ашыга. Иң беренче баянчы Рөстәм абый Исмәгыйлов, аңа кушылып "Сарман", "Карачтау авылы көе", "Шахта" һәм башка авыл көйләрен көчле, яңгыравыклы, моңлы итеп башкаручы Раниф абыйларның җырлап үтүләрен көтәбез.
Алар үткән саен капкалар ачыла барып, хатын-кызлар күбрәк күренә башлый. Кайбер әбиләр күз яшьләрен сөртә, әниләр моңаеп калгандай тоела. Җыр тәэсиренә бирелеп, Сарман тауларына күтәреләсең, Агыйдел буйларында йөрисең, җиләкле аланнарда печәннәр чабасың. Алар үтүгә, кунак кызларыбыз уенлыкка әзерләнә башлый. Бизәнәләр, төзәнәләр. Бизәнү әйберләре дә гади: иннек, кершән. Ыспай, гади күлмәкләрдән булсалар да, матур буй-сын, яшьлек дәрте, көр күңеллелек аларны әйтеп бетермәслек күркәм күрсәткәндер инде.
Тау асты. Газҗан абыйларның сандугачлы, күкеле бакча башы, тирә-ягы яшеллеккә төренгән инеш буе. Түм-түгәрәк тигез уенлык җире янында гына түбәсе түл белән ябылган, эчсәң тешеңне сындырырлык, саф сулы чишмә. Янына чүмеч, алюмин кружка куелган.
Эңгер-меңгер куера төшүгә уенлыкка җиткән егетләр килә башлый. Үзенең көмеш телле, яшел гармунын алып килгән Тайфи Рәшите, үзе өчен әзерләнгән утын бүкәненә утырып, беренче аккордларын ала. Көттереп кенә, үз дәрәҗәләрен белеп кенә кызлар җыела башлый. Егетләр аларны бөтен шартын китереп, шаян-тере сүзләр әйтеп, шат йөз белән каршы алалар. Уен башлана. Аны егетләр, үткенрәк кызлар башлап җибәрәләр. Назалы, тәңкә салышлы, каешлы, бармаклы, матур эчтәлекле җырлы-биюләр, тагын әллә нинди уеннар уйныйлар. Түгәрәкләнеп җырлыйлар. Ул җырлар авыл өстендә тибрәнеп, капка төпләрендә утыручы әниләр-әтиләргә кичке музыкаль сәлам булып яңгырый, аны тын да алмый тыңлыйлар, үзләренең яшь чакларын искә төшерәләр. Уенның икенче өлеше татарча биюләрдән тора, анда катнашмаган, моңаеп читтә басып торган кыз-егет булмагандыр. Рәшит абыйның, үчтекиләп кенә тез өстендә утырган гармуныннан агылган дәртле көенә кызларның нәзәкатле хәрәкәте, бигрәк тә Ярый Гаянының тузансыз җирдә тузан туздырып, ут уйнатып биюе кичке айлы, тыныч кичләргә тагын да ямь өсти.
Шушы вакыйгалардан соң инде шактый гомер узган. Бүген ул уенлык җире юк, апаларның яшьлек еллары белән бергә аны язгы ташкын сулары юган. Ләкин Олыяз авылы үз урынында. Урамнары гына әллә киңәйгән, әллә тарайган шунда. Өйләр биегәйгән дә, капкалар тимергә алыштырылган, күбесенең ишеге бикле. Элеккеге япь-яшь кызлар әни булганнар, инде күбесе дәү әниләр. Дөньяны селкетердәй кыланган егетләргә оныклары бабай дип дәшәләр.
Хәзер дә зур бәйрәмнәрдә, сабантуйларда авылда гармун тавышы тынмый. Уйный да, эшли дә, яши белә безнең авыл халкы. Шулай да хәзерге яшьләр су буенда уенлык ясап мәшәкатьләнми. Әзергә-бәзер чит ил музыкасына биеп, клубта тузан очыралар.
Әллә мин апаларның яшьлеген сагынам, әллә гамьсез, кайгысыз, яланаяклы балачагымны сагынам. Икесен дә бугай.
Шушы форсаттан файдаланып, язның беренче бәйрәме уңаеннан, барлык яшьлек дусларымны, үземне тудырган, баккан, кеше иткән әниемне, Казанда яшәүче апа белән сеңелемне, Байлангар авылында гомер кичерүче олы апамны, Олыяз мәктәбендә эшләп ялга чыккан укытучы хатын-кызларны, авыр чакта ярдәм итәргә атлыгып торучы дус кызларым Тәкълимәне, Лилияне, Сәлимәне, үзем эшләгән аграр көллият хатын-кызларын котлыйм. Алдагы көнегез ышанычлы, үткәне сагынычлы, истәлекләргә бай булсын! Амин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk