Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана - нинди бөек исем!

Әнием! Нур сибәсең, әйтерсең лә Якты кояш, тулган ай. Без балаларың хакына Исәнлек бирсен Ходай! Әни, ана - бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең...

Әнием!

Нур сибәсең, әйтерсең лә

Якты кояш, тулган ай.

Без балаларың хакына

Исәнлек бирсен Ходай!

Әни, ана - бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

Кышка аяк басканда бөтен республикабыз Әниләр көнен билгеләп үтә. Шушы очрактан Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназиябездә күп чаралар булып үтте. Сыйныф җитәкчебез Альмира Фаритовна бай эчтәлекле КВН сценарие төзеде. Әзерлек эшләре бик кызу барды. Жюрига өлкән сыйныф укучылыры чакырылды. Бәйрәм кичәсе «Беренче театр» әсәреннән өзек белән башланып китте. Әниләребез ике командага бүленеп ярыштылар. Биремнәрне Альмира Фаритовна интерактив тактага чыгарды. Әниләр мәктәп тормышы, дәресләр челтәренә кагылышлы сорауларга җавапларны тиз таптылар, безнең арттан тизәйткечләрне дә бик шома кабатладылар. Әниләребезнең фотосурәтләреннән төзелгән презентация аларга сюрприз булды. Башлангыч сыйныфларда Фирая Канафеевна алып барган Тукай - Кырлай, Изге Болгар җирләре, Яр-Чаллы дельфинарийларын тагын бер кат хәтердә яңартты Альмира апабыз. Әниләребезгә булган мәхәббәт хисләрен шигыгьләр, җырлар, биюләр аша тапшырдык. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде. Алсу йөзле әниләрнең күзләрендә шатлыклы яшь тамчылары ялтырады: искиткеч тырыш, олы йөрәкле, сабыр, заман сулышын тоеп эшләүче Альмира апабызга олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр алар. Бергәләп «Әнкәмнең догалары» җырын җырлап кичәбезнең ахырына килеп җитүен сизми дә калганбыз икән! Кичә үтте, ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, безнең дә күңелләрдә озакка сакланачак әле…

Без, балалар, сыйныф җитәкчебез Сибгатуллина Альмира Фаритовнаны, Васил Габдрахманович җитәкләгән барлык коллективны якынлашып килүче яңа ел белән котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X