Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей укучылары яза Кадерле әниләребез! Сөекле әниләребез! Сезгә йөрәк түреннән чыккан иң җылы хисләребез...

Әни, әнием, әнкәй!.. һәрберебез өчен иң якын, иң кадерле, иң газиз кеше ул. Әни безгә шушы якты дөньяны бүләк иткән. Безне төн йокыларын йокламыйча, ял итмичә, матур бишек җырлары көйләп үстергән. Минем әни бик матур, акыллы, тырыш, сабыр. Аның күзләре кояш яктысына тиң . Әниемнең тавышы иң ягымлысы. Аның куллары...

Һәр кешегә бик кадерле, иң якын бер кеше бар. Ул - әни. Бала әнисез яши алмый. Без еласак әни безне тынычландыра, без сөенсәк ул да безнең белән бергә сөенә. Әни безне үз үрнәгендә намуслы, гадел булырга, укытучыларны, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечкенәләргә игътибарлы булырга өйрәтә, алдашканны, ялкаулыкны яратмый. Әни безнең шатлыкка сөенеп, кайгыга кайгырып, безнең белән сулап, бергә көлеп яши. Авырган вакытта безне төннәр буе юатып, күз нурлары белән иркәләп утыручы да шул ук әни. Безне яратканың , безгә үрнәк булганың өчен мең рәхмәт сиңа, әнием!
Айдар ХАҖИЕВ, 4а сыйныфы укучысы
Әни - бөек исем. Бу сүз үз эченә матурлык, тырышлык, ярату, сабырлык һәм башка яхшы сыйфатлар сыйдырган. Әниләр турында нинди яхшы сүзләр язсаң да әз булыр төсле. Әни безне ак биләүгә биләп, безгә ак дөньяны бүләк иткән. Кайда гына йөрсәк тә әни күңеле безгә ак бәхетләр, безнең күңелләргә изгелек тели. Әниләр безне мәрхәмәтле булып үсәргә өйрәтәләр. Мин әниемә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим. Әнием гел елмаеп кына яшәсен, кайгы-хәсрәтләр күрмәсен.
Камил ГАРИФУЛЛИН, 4а сыйныфы укучысы
Дөньяда кешеләр бик күп. Ә иң яхшысы - әни. Мин әниемне бик яратам. Әни булганы өчен дә, минем акыллы киңәшчем булганы өчен дә. Әниемнең йөзе һәрвакыт мөлаем, куллары йомшак. Аның белмәгән эше юк , оста куллы ул. Әнием бик сөйкемле, акыллы, сабыр. Ул безнең гаиләбезнең тоткасы, аңа без бик рәхмәтле. Нинди гаҗәеп кеше бит ул әни! Ул авырмыйча, сәламәтлек белән озак яшәсен иде. Аның йөзендә елмаю бер дә сүрелмәсен. Ә без һәрвакыт аны сөендереп яшәргә тырышырбыз.
Ислам ХӘБИБУЛЛИН, 4а сыйныфы укучысы
Һәр кешенең теле "әннә, әни" дип ачыла. Әни дигән сүзне ишетүгә без әниебезнең ягымлы тавышын, йомшак итеп кочаклавын искә төшерәбез. Минем дә яраткан әнием бар. Ул балалар бакчасында эшли. Минем әнием бик матур, сөйкемле, эшчән, юмарт. Мин бигрәк тә аның мине иркәләп, назлап, "Балакаем, тор,"- дип уятуын яратам. Ул ашарга да бик оста пешерә, безне матур итеп киендерә дә. Мин үзем дә гел әнигә охшарга тырышам. Әнием озын гомерле булсын. Мин үземнең әнием белән бик горурланам.
Чулпан ГАЙНЕТДИНОВА, 4а сыйныфы укучысы
Мин үземнең әниемә "әни, әнкәй, әнекәем,"- дип эндәшәм. Ул да миңа үзенең тыныч тавышы белән эндәшә. Минем әнием шундый ягымлы, матур, тырыш һәм акыллы. Ул безне беркайчан да ачуланмый. Әниемнең куллары алтын. Ул куллар нинди генә эшләр башкармыйлар. Әни өйдә булганда безнең өйдә кояш елмая. Әни безнең борчуларыбызны уйлап борчыла, ә шатлык-сөенечләребезгә бездән дә ныграк куана. Ул безнең киңәшчебез дә, сердәшчебез дә. Мин үземнең әниемне бик яратам. Әнием кояштай озын гомерле булсын.
Зилия САДРЕТДИНОВА, 4а сыйныфы укучысы
Дөньяда әниләрдән дә кадерлерәк кеше юктыр. Минем дә әнием бар. Ул тыныч, сабыр, эшчән һәм акыллы. Мин үземнең әниемә бик күп рәхмәтләр әйтәм, чөнки ул мине дөньяга тудырган. Үзенең көчен җәлләмичә мине үстерә, тәртипле, акыллы булырга өйрәтә. Әнием! Беркайчан да картайма, безне сөендереп озак яшә. Ильмир КАМАЛОВ, 4в сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk