Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар көндәлек кайгыртуга мохтаҗ

Сау-сәламәт булганнар да кайчакта үзен ялгыз, ярдәмчесез итеп тойган яшәешебездә рухи яки физик кимчелекле, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта үз урыннарын табу өчен икеләтә көч түгәргә туры килә. Шунысы сөенечле, янәшәбездә язмыш тарафыннан канаты каерылса да, сынмаган-сынатмаган, алай гына да түгел, актив яшәү рәвеше алып барган кешеләр аз түгел. Алар арасында...

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан ресторанда чәй өстәле артында үткәрелгән очрашу әнә шундый нык ихтыярлы, рухи яктан көчле, җәмәгать тормышында актив катнашкан, шулай ук урыннарда башлангыч инвалидлар оешмасын җитәкләгән райондашларны үзенә җыйды. Иң элек алар район үзәк дәваханәсенең уңайлы итеп ремонтланган "Ашыгыч ярдәм күрсәтү" бүлеге, поселокта бара торган төзелеш объектлары белән таныштылар.
Очрашуга килгән кунакларны район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин сәламләп, үзенең теләкләрен җиткерде.
-Район халкының 15 процентын сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тәшкил итә. Аларның саны 8 меңгә якынлаша, шул исәптән 300дән артык инвалид бала бар. Безнең бурыч - аларга уңайлы яшәү шартлары тудыру, проблемаларын хәл итәргә булышу. Шул максаттан республикада да "Уңайлы мохит" программасы кабул ителгән иде. Аның кысаларында районыбызда шактый эшләр башкарылды. Шул исәптән, үзәк дәваханәдә коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен уңайлылыклар, лифт булдырылды. 124 инвалид торак шартларын яхшыртты. Сугыш ветераннары яңа фатирлар белән тәэмин ителде һәм бу эш дәвам итә. Ләкин сәламәтлеге какшаганнарга кагылышлы проблемалар да күп һәм без алдагы елларда да аларны хәл итү өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга бурычлы. Ә сезгә мин сабырлык, күңел тынычлыгы, нык ихтыярлы булып калуыгызны телим, - диде ул һәм Галина Юшкова, Илнар Сабиров, Валерий Николаев, Альберт Сәләхов, Камил Хәлиуллиннарга җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен Мактау хатлары тапшырды.
Район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов һәм башкаларның чыгышлары район үзешчәннәре башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.
Халыкара инвалидлар көне язмыш тарафыннан зур сынауларга дучар ителгәннәрнең проблемалары һәрдаим көн үзәгендә булырга тиешлеген тагын бер кат раслый сыман. Авырлыклар каршында ялгыз калмасыннар, башкалар тарафыннан битарафлык тоймасыннар иде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk