Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акция "төерсез" үтте

Россия Федераль салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен 20-21 апрельдә Россиянең һәрбер территориаль салым инспекциясендә "Бердәм ачык ишекләр көннәре" үткәрде.

Үрәсбаш авылында яшәүче Елена Григорьева 10нчы номерлы районара салым инспекциясенең Кукмара участогына эш сәгате башланганчы ук килеп җиткән. "Район газетасындагы игъланны күреп килдем, үткән ел машинабызны саткан идек, шуңа декларация тапшырам", - диде ул. Елена Викторовнаның декларация бирүдән тыш, салым хезмәткәрләренә өстәмә соравы да бар - II курста, бюджет төркемендә укучы, балачактан инвалид кызы өчен иренең хезмәт хакыннан салым тотылырга тиешме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды ул. Баш инспектор Гөлнара Исмәгыйлова бу очракта ничек була, нинди белешмәләр кирәклеген аңа җентекләп аңлатты.
-Кергән керемнәрдән салым өчен 2011 елга декларация бирү кампаниясе 2 майда тәмамлана. Мөмкин кадәр күбрәк халык килеп, милек, автомототранспорт сатканнан, арендага биргәннән кергән табыш турында декларацияләрен вакытында тапшырсыннар дип, Россиядә беренче тапкыр "Бердәм ачык ишекләр көннәре" игълан ителде, - диде безгә Гөлнара Рәшит кызы. - Без бүген һәм иртәгә һәр клиентка якын килеп, физик затларга салым буенча декларция тутыруда практик киңәшләр бирәчәкбез.
Узган ел үзләренә озак еллар хезмәт иткән җиңел машиналарын тимер-томырга тапшыручылар районыбызда күп булды. Аннан табыш бик аз күләмдә генә керсә дә, салым хезмәтенә декларация бирү зарур. Акция көннәрендә нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча килүче өлкән яшьтәге кешеләр күп иде.
Замана үзгәргән саен һәр тармакка яңалыклар керә бара. Бурсык-Елга авылыннан килгән яшь парлар - Гобәйдуллиннар декларацияне кәгазьдә түгел, ә махсус "Декларация - 2011" дип аталган программа нигезендә электрон төрдә тапшыралар иде.
-Бүгенге көндә интернет аша тиешле гаризаны тутырып, яңа "Физик затлар өчен шәхси кабинет" сервисына да керергә мөмкин, - ди, "Ачык ишекләр" көненә килгән 10нчы районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Велиева. - Анда теркәлү үткән кешеләр тәүлек дәвамында бу сервиска кереп, үзләренең милек объектлары, җир кишәрлекләре, транспорт чаралары турында мәгълүмат ала, бюджет белән исәп-хисапны контрольдә тота, салым буенча бурычларын түли алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk