Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акъәби

90 яшен тутырган Насыйбуллина Минниса Ислам кызы Югары Шәмәрдән авылында төпчек улы Заһид, килене Фәридә тәрбиясендә яши.

Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә аның. Сугыш башланганда нибары 19 яшьлек була ул...
-Хезмәткә яраклы ир-атлар яу кырына киткәннән соң, хуҗалыктагы авыр эш безнең җилкәгә төште. Мине бригадир итеп билгеләделәр. Атлар, тракторлар - һәммәсе басуда. Тимер юлның икенче ягындагы басу бигрәк ерак, аннан көч-хәл белән әйләнеп кайта идем. Кич белән һәр кешенең күрсәткечен кәнсәләргә тапшырырга кирәк. Иртәнге якта аларга эшләгәннәренә карап паек бирәләр иде, - дип искә ала ул вакытларны акъәби.
Сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнар колхозны торгызу эшенә керешәләр. Минниса әби тавык фермасында, ындырда эшли. Яу кырында бер кулын өздереп кайткан авылдашы Галимҗан белән тормыш коралар алар. Бик тырыш, уңган ир була ул. Югары Күзмис авылына барып бригадир булып эшли, соңгы елларда Янил сельпосында хезмәт куя. Гаиләдә бер-бер артлы 10 бала дөньяга аваз сала, ике кызлары бәбәй вакытта ук дөнья куялар. Минниса апа белән Галимҗан абый 4 ул һәм 4 кыз үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар.
Акъәбигә тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә. Өч тапкыр хуҗалыкларында янгын чыгып йортлары янып бетә, өр-яңадан өй төзергә мәҗбүр булалар алар. Сугышта алган яралар, авыр эш Галимҗан абыйны да бик иртә "сындыра", тиздән гүр иясе була ул. Баһадир кебек ике улын мәңгелек йортка озатканда да ананың йөрәге ничек түзгәндер! Аның өстәвенә һич уйламаганда күзләре начар күрә башлап, дөм сукыр кала ул.
-Якты дөньяның матурлыгын күрмичә үләрмен инде дип уйлаган идем. Ходайның рәхмәте, балалар дәваханәгә йөрткәннән соң, бер күзем яңадан күрә башлады. Аллага шөкер, улым белән киленем тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшим, бәхетле картлык кичерәм, - дип сөенә әби. - Фәридә үз кызым шикелле, бик ипле, тәмле телле. Клубта эшли ул. Хезмәте җаваплы, мәшәкатьле булса да, бер авыр сүз ишетмәссең аннан. Улым белән киленемә бик зур рәхмәтле мин. Оныкларым Гөлназ белән Ильяс та бик тәрбияле. Юлларда исән-имин йөрсеннәр, хәсрәтләрен күрергә язмасын. Республика, район җитәкчеләренә дә рәхмәтем зур. Бабаемның сугышта кан коюларын, минем тырыш хезмәтемне зурладылар - фатирлы булдык. Яшем һаман алга тәгәрәсә дә, якты, матур тормышта яшисе килә әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X