Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак халаты килешеп тора

Тумышы белән Саба районы Явлаштау авылы кызы Мәфрүзә Сабирҗанова район үзәк дәваханәсенең процедура кабинетында инде шактый еллар шәфкать туташы булып эшли. Үз эшенең остасы, тынгысыз, кече күңелле, тырыш Мәфрүзәне күпләр хөрмәт итә. Ул һәркемне елмаеп каршы ала, авырган кешенең хәленә керә белә. Йомшак куллары белән укол ясаганын сизмичә дә каласың....

Тумышы белән Саба районы Явлаштау авылы кызы Мәфрүзә Сабирҗанова район үзәк дәваханәсенең процедура кабинетында инде шактый еллар шәфкать туташы булып эшли.

Үз эшенең остасы, тынгысыз, кече күңелле, тырыш Мәфрүзәне күпләр хөрмәт итә. Ул һәркемне елмаеп каршы ала, авырган кешенең хәленә керә белә. Йомшак куллары белән укол ясаганын сизмичә дә каласың. Аның белән сөйләшкәндә авыруың да онытылып тора. Буй-сынына да ак халаты бик килешә.

Елның матур фасылында туган көнен билгеләп үткән Мәфрүзәгә кешеләрне сөендереп әле күп еллар хезмәт итүен телибез.

Аннан шифа алучылар

фото: http://aand.ca/naturopathic-medicine.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X