Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Адайда яшәүче Хаҗиевлар гаиләсе инде 13 ел фермерлык эше белән шөгыльләнә (+фото)

Бүгенге авыл тормышы: берәүләр - эш, икенчеләр эшләргә кеше юклыктан зарлана. Адай авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе фермерлык эше белән инде 13 ел шөгыльләнә. Эшне алар әз-әзләп ашлык игүдән башлап җибәргәннәр. Аннары бөртеклеләр белән бергә күпләп бәрәңге игүгә керешкәннәр. 100 гектар җирдә эш башкару, билгеле, бер дә җиңел хезмәт түгел, барысына да...

Бүгенге авыл тормышы: берәүләр - эш, икенчеләр эшләргә кеше юклыктан зарлана. Адай авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе фермерлык эше белән инде 13 ел шөгыльләнә. Эшне алар әз-әзләп ашлык игүдән башлап җибәргәннәр. Аннары бөртеклеләр белән бергә күпләп бәрәңге игүгә керешкәннәр. 100 гектар җирдә эш башкару, билгеле, бер дә җиңел хезмәт түгел, барысына да вакытында өлгерер өчен үз техникаң, ярдәмчеләрең булу кирәк.

-Кирәкле барлык төр техникабыз да бар: комбайн, машина-тракторлар - һәммәсен дә үзебезнекен булдырдык. Ашлык чистарту җайланмалары да тир түгеп эшләп тапканны югалтуларсыз сакларга ярдәм итә. Әлеге техникалар өчен 1000 квадрат метрлы гараж, бәрәңге саклау өчен 500 квадрат метрлы баз бар, - диде Рамил абый.

Хаҗиевлар гаиләсе ялкауланып ята торганнардан түгел. Рәйсә апа белән Рамил абый ике улларына да хезмәт тәрбиясе биреп үстергәннәр. Бүген алар - әтиләренең уң куллары. Әнә хәзер дә олы уллары Илнурның басуда җир сукалаган чагы иде. Кукмарага урнашып яши башласалар да, кыр эшләре вакытында әти-әнисенә ярдәмгә кайтмый кала алмаган. Ул инде үзе дә әти кеше. Тормыш иптәше Ландыш белән кечкенә Айнурны үстерәләр. Ә Илһамнары авыл хуҗалыгы институтының икенче курс студенты. Хуҗабикә Рәйсә апа үзе дә бөтерчек кебек, бер эштән дә калмый, нинди генә хезмәт башкарсалар да, алар гел бергә.

Без барганда Хаҗиевлар гаиләсе үзләренә ярдәмгә килүчеләр белән бергә базда бәрәңгене эрегә - орлыкка аералар иде. Бәрәңге чүпләп утырган хатын-кызларны күргәч, үземнең дә биредә эшләгән вакытлар искә төште: бер елны эзләп-эзләп тә эш таба алмагач, шушында килгән идем. Эшнең китеге булмый дигән кебек, бүген дә монда һөнәре буенча кемнәр генә юк: хисапчы, укытучы, сатучы... Нишләп әле эшләмәскә, вакытында хезмәт хакы түли, ялы да үзвакытында, аннары күмәк хезмәт башкару үзе бер күңелле бит. Биредә унөч-унбиш хатын-кыз бәрәңге чүпли. Рамил абый үзе һәм Раниф Зарипов аны урнаштырып торалар. Эшләүчеләр көненә 500 сумнан хезмәт хакы алалар.

-Авылда эш табуы авыр, шуңа күрә ел саен Рамилнең бәрәңге чүпләргә чакыруын көтеп алабыз. Аңарчы үзебезнең ян бакчалардагы эшне төгәлләп куябыз. Үзләре дә безнең белән бергә-бергә эшлиләр, шуңа күрә хезмәтне дөрес бәялиләр, - диделәр хезмәт куючылар.

Әмма шулай да фермер эшче кул җитмәүдән шактый гына бәрәңге җирен киметкән. Заманында икенче икмәкне егерме бишәр гектарда иккән бит ул. Хәзер авыл кешесе дә шәһәр тормышына күчеп бара шул, бил бөгеп бәрәңге чүпләүне күпләр авырсына.

-Соңгы елларда һава торышы шактый гына сынаса да, икенче икмәктән мул уңыш алдык. Бәрәңгенең "Невский", "Рокко" сортларына өстенлек бирәм. Җирне яхшылап эшкәртергә, тиешенчә ашламасын кертергә кирәк. Әйбәт уңыш алу өчен бәрәңге җирен өч ел саен алыштырып тору яхшы. Башка елларны сугарырга да туры килә иде, быел исә яңгырлар җитәрлек булды. Җәен авылдашларны җыеп бер кат чүбен утадык, аннары техника ярдәмендә дә рәт араларын эшкәрттек. Бәрәңге алырга мәктәп укучыларын чакырдык.

Хәзер авыл кешесе дә ян бакчаларына үлән чәчеп, икенче икмәкне сатып алуны кулай күрә. Шуңа бәрәңгене урнаштыру зур авырлык тудырмый. Рамил абыйның да сатып алучылары арасында авылдашлардан алып күрше Киров өлкәсеннәдә килүчеләр бар.

Йөздән артык гектарда арпа чәчеп, ашлыгын эшкәртеп сату да өстәмә акча кертә. Саламы да әрәм булмый. Аңа да сорау зур. Рамил абый зарлана торган кеше түгел. Әмма шулай да күңелен бушатып, борчуын белдерде:

-Авылда яшьләр кими. Кызыксындыру чаралары күреп, киләчәк буынны авылларга тартасы иде. Җир кешесенең дәрәҗәсе артсын, мөмкинлекләр, ярдәм, ирек булсын иде хезмәт кешесенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk