Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

70 меңлек эш таптым, тик... югалттым да бугай

Кызык кына абзый ул үзе. Ихлас. Сөйләшкәндә дә ничектер рәхәт итеп, сүзнең тәмен тоеп сөйләшә. Шулай да исемен атап тормыйм, чөнки әлеге бәян артык мактанырлык нәрсә турында түгел. Зуррак хезмәт хакы түләнә торган эш эзләгән ул. Һәм тапкан... Хәер, сүзне үзенә бирик әле. - Бер мәлне, телевизор карап утырганда, шундый...

Кызык кына абзый ул үзе. Ихлас. Сөйләшкәндә дә ничектер рәхәт итеп, сүзнең тәмен тоеп сөйләшә. Шулай да исемен атап тормыйм, чөнки әлеге бәян артык мактанырлык нәрсә турында түгел. Зуррак хезмәт хакы түләнә торган эш эзләгән ул. Һәм тапкан... Хәер, сүзне үзенә бирик әле.

- Бер мәлне, телевизор карап утырганда, шундый белдерү күреп калдым. Эшчеләр таләп ителә. Хезмәт хакы - 70 мең сум. Күз маңгайга менде. Минем ярты еллык хезмәт хакы ләбаса! Озакка сузмый гына шалтыраттым монда. Барысы да дөрес икән, эше генә бераз авыррак - стропальщик. Йөкче була инде безнеңчә. Ярый, акчасын бирүче булса, эштән курыккан юк.

Фирманың кадрлар бүлегендә матур гына ханым каршылады. Башта моңарчы кайларда эшләвем белән кызыксынды. Аннары эшнең тәртибен җентекләбрәк аңлатты. Төрле шәһәрләрдә эшләячәкбез икән, яшәү шартлары да гел уңайлы гына булмаска мөмкин, чөнки яшерен-батырыны юк - тораклар эконом исәбеннән сайлана. Анысы да хак инде, шулай тиештер дә - кеше бит ял итәргә түгел, акча эшләргә чыккан. Сакчылрак кыланыр­га тиеш.

Рекламага 70 мең дип язсалар да, бу акча кулыңа тулысы белән керми икән әле. Аннан әнә шул тулай торак бәясен тотып калалар икән. Бу 15 мең тирәсе. Кулга тияре 55 мең була. Җитмеш үк түгел, әлбәттә, шулай да ярамаслык хак түгел. Мин шатланып ризалаштым инде бу эшкә. Ни генә әйтсәң дә, бер җирдә дә өеп куймаганнар мондый хезмәт хакы бирә торган эш урыннарын. Һәрхәлдә, миңа очраганы юк иде. Беренче айда тагын бер әтнәкәсе бар икән - тулай торак өчен алдан түләп куярга туры килә. 55 мең янында пүчтәк кенә акча инде бу. 15 кенә мең бит. Һәм бары тик беренче айда гына. Соңыннан эш хакыннан тотып барачаклар. Ярый, булсын. Бәхеткә, кесәдә акча бар - фатирга линолеум алырга дип җыйган акчаны банктан яңа гына алып чыккан идем. Фатир бераз көтеп торыр инде. Килешү төзеп, акча түләгән өчен квитанцияне алып урамга чыкканда, кәеф күтәренке, киләчәккә ышаныч зурдан иде. Бер ай чамасы көтәргә кирәк инде анысы... Ләкин мондый эш өчен озаграк та көтәргә була. Аннан соң ул бер айда да тик кенә ятмыйсың ич инде.

Әмма сөйләшенгән вакытта шалтыраткач, тагын аз гына көтәргә куштылар. Аннан соң - тагын. Мин инде төшенкелеккә бирелә башлаган идем - үзләре шалтыратты. Тагын азрак көтәргә куштылар. Яңа сүз ишетмәсәм дә, үзләре башлап шалтыраткач, күңел күтәрелеп китте. Шик-шөһбәсез генә тагын бер ай көттем. Аннан - тагын... Берсендә начальниклары ялда булып чыкты, соңрак трубканы алмый башладылар.

Аптырагач, боларның офисына яңадан бардым. Барысын да хәл итеп, әгәр булырлык булмаса, тулай торак акчасын алып кайтырга кирәк. Ләкин мине монда беркем дә көтеп тормый иде. Теге фирма инде юкка чыккан, аларның кайчандыр монда булуын да беркем хәтерләми...

* * *
Абзый тәртип сакчыларына мөрәҗәгать итәргә тели. Табарлар, бәлки, акчамны кире кайтарырлар, дип өметләнә. Бирсен Ходай!
Ә эш тәкъдим итеп төп башына утыртучылар буа буарлык! Һәм бу абзыйны эләктергән ысул да яңа түгел. Ул алдауның иң киң таралган юлы дип әйтергә дә ярыйдыр әле. Кайчагында аз гына үзгәртеп кулланалар. Әйтик, эш тәкъдим итүче белән әңгәмә үткәрәсең, нәтиҗәсен көтәсең. Берничә көн. Һәм күңелең сүрелә башлагач, сиңа шалтыратып эшкә алынуың турында хәбәр итә­ләр. Әлбәттә, түбәң күккә тия. Һәм шул куаныч дулкыны белән беркадәр акча түләргә кирәк икәненә игътибар да итеп тормыйсың. Бу сумма, гадәттә, күп булмый - 200-1000 сум тирәсе. Һәм аны эш урыны әзерләү, эш киеме алу яки башка чыгымнар өчен дип аңлаталар. Акчаңны түләгәч, бераз көтәргә кушалар һәм юкка чыгалар... Юкка чыкмасалар, биргәнеңне кире кайтармаска теләп, ниндидер бүтән сәбәп табалар.

- Мондый хәлгә калмас өчен бер нәрсәне онытмаска кирәк, - дип аңлата белгечләр. - Эшкә урнашу белән бәйле бөтен чыгымнар (шул исәптән, эш киеме, тулай торак, хезмәт кенәгәсе сатып алу һ.б.) хезмәт урыны тәкъдим итүче исәбеннән булырга тиеш, яраклы һәм хәвефсез эш шартлары тудыру - аның турыдан-туры бурычы (РФ Хезмәт кодексы).

Алданмыйча гына урнашырга, эшләргә һәм баерга язсын сезгә.

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 21.10.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk