Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

13 ноябрь - "Ак таякчыклар" көне

Тәкъдир сынауларын узып булмый… Кулыма каләм алып, шигьри дулкыннарда тибрәлеп алырга булдым…Күңелемдә илһам бөреләнде… Күрү бәхетеннән мәхрүм итеп, Ник сынадың безне, Илаһым? Син тудырган Дөнья матур диләр, Сокландыргыч синен Җиһанын. Йолдызларын сихри җемелди дип, Ай-кояшын күркәм дип беләм… Бары беләм ишеткәннән генә, Үз күзләрем белән мәңге күрмәм. Шулай үтәр гомерем...

Тәкъдир сынауларын узып булмый…
Кулыма каләм алып, шигьри дулкыннарда тибрәлеп алырга булдым…Күңелемдә илһам бөреләнде…

Күрү бәхетеннән мәхрүм итеп,
Ник сынадың безне, Илаһым?
Син тудырган Дөнья матур диләр,
Сокландыргыч синен Җиһанын.
Йолдызларын сихри җемелди дип,
Ай-кояшын күркәм дип беләм…
Бары беләм ишеткәннән генә,
Үз күзләрем белән мәңге күрмәм.
Шулай үтәр гомерем акрын гына,
Коелырлар гомер елларым…
Тик Аллаһыма мин рәхмәтле,
Тәкъдиремә язган сынавым…
*************************
Аңлавыгызча, шигыремнең төп герое - күрү бәхетеннән мәхрүм булган кеше. Аллаһының бәндәсе… Шундый авыр сынауга дучар булса да, күңел рухы сынмавы сизелеп тора. Дөньяга, үзе бер тапкыр да күзләрен тутырып карамаган Җиһанга соклана ул. Ә хәзер бер мизгелгә туктап, уйлап карыйк әле, кайчан соңгы мәртәбә без айга, җәйге күктә сихри генә мәңгелек утларында җемелдәгән йолдызларга сокланып карадык икән? Кайчан табигатьнең гүзәллегенә хозурландык икән? Мин, шәхсән, үзем хәтерләмим (гафу кыл, Раббым…) Белмибез шул сәламәтлекнең кадерләрен, шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз. Тиеш….Ә без Аллаһыбызга рәхмәтле булырга тиеш түгелме? Тиеш…Әйдәгез әле шушы тормышыбызга, булган рәхәтләребезгә Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылыйк. Дусларым, бер мизгелгә генә күзләребезне йомыйк. Ниләр күренә? Караңгылык, караңгылык, караңгылык… Курыкмыйбыз, чөнки беләбез - хәзер күзләребезне ачуга караңгылык югала, бар да гадәттәгечә була. Ә менә бик күпләрнең алай түгел шул, кызганычка каршы… Арабызда сукырлар бик күп. И, Ходаем, нинди ямьсез яңгырашлы сүз - сукыр. Бер гөнаһсыз сабыйларны да урап узмый бу афәт. Туу белән куз күременнән мәхрүм булучылар да бар арабызда…Эх, язмышлар, язмышлар… Тәкъдирләргә язылган сынауларын кайчак күтәрә алмаслык була бит…
Мин шәхсән үзем куз буенча инвалидлар оешмасында ун ел буе сәркатип булып эшлим. Бик күп төрле кешеләр белән аралашырга туры килде…Барысы да күз буенча инвалидлар. Сукырлар. Күз алдыгызга китерәсезме, синең белән кара- каршы сөйләшеп утыручы кеше сине күрми, бары тавышыңны гына ишетә…Авыр, дуслар, бик авыр андый мизгелләрдә. Төрле кеше бар бит, нык рухлы, йомшак күңелле…Күбесенчә, әлбәттә, нык рухлы Кешеләр. Яшермим, араларында язмыш сынавын күтәрә алмаучылар да булды, кызганычка каршы. Беркемне дә хөкем итәргә хакым юк, чөнки алар күргәнне мин күрмәгән.

Дөресен генә әйткәндә, сокланам мин аларга. Шундый шат күңелле безнең инвалидлар. Нинди генә вакыт булмасын, үзләре шалтыратып, хәлләрне белешеп, күңелне күтәрә алар.

Ә бүгенге язмамның төп сәбәбе - 13 ноябрь «Ак таякчыклар көне». Гади генә итеп әйткәндә, бу - күрмәүче һәм начар күрүче инвалидларның бәйрәме. Кыскача гына бәйрәм тарихы, килеп чыгышы белән таныштырып китим әле.

«Ак таякчыклар көне» (рус теленә тәрҗемә иткәндә - «День Белой трости») беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында халыкара сукырлар Федерациясе инициативасы буенча билгеләп үтелә. Бу -Халыкара күрмәүчеләр оешмаларын берләштерүче бердәнбер оешма була. 1969нчы елда Халыкара сукырлар Федерациясе 15 октябрь көнен «Ак таякчыклар көне» дип игълан итә. Шуның белән җәмәгатьчелекнең игътибарын күрмәүче инвалидларның проблемаларына юнәлдерүне максат итеп куя. 1984 елда ике оешманың - Халыкара сукырлар Федерациясе һәм Бөтендөнья Халыкара күрмәүчеләр оешмасы берләшү нәтиҗәсендә бердәм оешма - Бөтендөнья Күрмәүчеләр берләшмәсе барлыкка килә. Бу оешма шулай ук «Ак таякчыклар көнен» билгеләп үтә башлый.

Бөтенроссия сукырлар оешмасы исә бу бәйрәмне 1987 елның 13нче ноябреннән бәйрәм итә. 13 ноябрь көне исә тифлопедагогикага нигез салучы, Россия белән Францияда беренче тапкыр күрмәүчеләр өчен уку йортлары булдыручы - Валентин Гаюинын туган көненә багышланган дата.

Ак таякчык - күрмәүче инвалидларның эмблемасы. Кайда гына булмасын - урамдамы, транспорттамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиешбез.

Россия Федерациясе буенча 2011нче елдан алып 2015 елга кадәр «Уңайлы мохит - Доступная среда» программасы эшләп килә. Бу программа нигезендә, Татарстан Республикасында күз буенча инвалидлар өчен бик зур күләмдә эшләр башкарылып килә. Программа һәм аның үтәлеше буенча мәгьлүмат киләчәктә гәҗит битләрендә тирәнтенрәк яктыртылыр.

Безнең оешма - Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Саба районы җирле оешмасы өч районы - Саба, Кукмара һәм Теләчене берләштерә. Барлыгы 287 инвалид безнең оешмада әгъза булып тора.

Язмамны тәмамлап, Саба районы җирле оешмасы һәм Татарстан Региональ оешмасы исеменнән барча куз буенча инвалидларны «Ак таякчыклар көне» белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм күңел көрлеге, тыныч тормыш, озын гомер теләп калам. Сабыр канатларыгыз сынмасын, бәхетле тыныч тормышта яшәргә язсын барыбызга да.

фото: http://www.zakon.kz/4661490-mezhdunarodnyjj-den-belojj-trosti.html


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk