Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 апрель – Көлке көне

Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр. Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу...

Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң?

Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр. Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле.Бу көнне Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә билгеләп узалар.

Англиядә бер- берсенә шаярулы посылкалар җибәрәләр. 1860 елның 1 апрелендә Лондонда бик зур "шаяру була. Әлеге көнне йөзләгән кеше Тауэрда ак арысланнарны юындыру тантанасына чакыру ала. Тауэр капкасы янында иртәдән кичкә кадәр "тантана" башланганын көтәләр. Ниһаять, башларына барып җитә: шаяртканнар икән.

Франциядә берәр кешенең аркасына сиздермичә генә кәгазь балык эләктереп куялар.

Австралиядә көнне кычкырып көлүдән башлыйлар. Иртән иртүк радиодан

кукумарра дигән кошның кычкыруы язылган пленканы куялар. Аның тавышы бертуктаусыз көлүгә ошаган.

Германия һәм Австриядә 1 апрельне уңышсыз көн дип санаганнар.Имеш бу көндә туган кешенең тормышы барып чыкмый. Авылларда яңа эш башламаганнар, көтүне дә кумаганнар.Өлкәннәр һәм бала-чагалар бер- берсен үти алмаслык йомышлар кушып алдалаганнар.

Хәзер дә Россиядә бу бәйрәмне яраталар. "Юмор һәм көлүнең башкаласы" дип Одесса шәһәрен саныйлар. Анда ел саен 1 апрельдә Юморина бәйрәмен үткәрәләр.

Хәзер бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк. Халык 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин, Алдар кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр әкият геройларын тудырган.

Нинди матур көн бүген

Көләсе килеп тора.

Минем көлгәнне күреп,

Кояш та көлеп тора.

Кушымта:

Хи-хи-хи, ха-ха-ха

Көләсе килеп тора.

Хи-хи-хи, ха-ха-ха

Хи-хи-хи, ха-ха-ха.

Кояшка карап бөтен,

Гөлләр дә көлеп тора.

Алар да көннең матур,

Икәнен белеп тора.

Бакчада гөлләремнән

Хуш ис бөркелеп тора.

Мин үстергән гөлләр дип

Бар кеше белеп тора.

Чыганак: simetsaba.edusite.ru

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk